Минтимер Шәймиев: «Безнең юлыбыз беркайчан да җиңел булмады»

Көчле, гадәти булмаган сәясәтче, зирәк акыл иясе һәм җаваплы кеше. Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә атап әйткән сүзе бу. Кичә Минтимер Шәймиев дәүләт башлыгы кулыннан илнең иң дәрәҗәле бүләген – Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде. Чара Мәскәү Кремлендә узды.

– Россия дәүләтчелеген һәм федерализмын, Татарстанның һәм бөтен Россиянең социаль-икътисадый үсешендә, милләтара татулыкны ныгытуда Минтимер Шәрип улы Шәймиев зур өлеш кертте. Көчле, гадәти булмаган сәясәтче, зирәклек һәм җаваплылык иясе. Ватанның иң зур бүләген сезгә тапшыру – минем өчен дәрәҗә, – диде Владимир Путин бүләкләү тантанасында. Сүз уңаеннан, Шәймиевтән тыш, бу бүләкне Россия Конституция суды рәисе Валерий Зорькин алды.

Үз чиратында Минтимер Шәймиев дәүләт җитәкчесенә рәхмәтен белдерде. Дәүләт киңәшчесе хәзерге вакытта илнең бердәм булуын билгеләп үтте. Әмма дөньядагы бик күпләр Россияне зәгыйфь итеп күрергә тели.

– Дошманнар уңышсызлыкка дучар булыр, – дигән фикердә Минтимер Шәймиев. – Безнең киләчәгебез яхшы. Безгә булганны кадерләргә һәм алга таба шулай дәвам итәргә кирәк. Башкасы безгә бирелмәде һәм кирәк тә түгел. Безнең юлыбыз беркайчан да җиңел булмады. Инде яшем дә шулай дип әйтергә хокук бирә. Илне берләштерүдә Владимир Владимировичның роле зур.

Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:

– Минтимер Шәймиев бервакытта да кемгәдер ярыйм дип яшәмәде. Республиканың уңышын алыйкмы, тарихи һәйкәлләрне яңарту, Кама аркылы күпер салу, илдә булмаган өр-яңа мәктәпләр төзү кебек зур проектлармы, четерекле 90 нчы еллармы – барысы да Минтимер Шәймиев эшчәнлегенә бәйле. Һәйкәлләрне халыкара дәрәҗәгә чыгару, ЮНЕСКОга кертү – бу карап торышка гына җиңел кебек. Чынлыкта ул күпме эш таләп итә. Аны бүген Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә таныйлар. Һәркем Минтимер Шәймиевне үзенчә кабул итә. Күпчелек, хөрмәт итеп, «Бабай» ди аңа. Ул рәхмәт ишетер өчен эшләмәде. Тик үзе рәхмәт әйтергә онытмады.

Эльмира Закирова, «Сөембикә» журналы бүлек мөхәррире:

– «Ялкын»да эшләгән чор. Балалар белән Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуга Кремльгә бардык. Очрашуга нибары ярты сәгать вакыт бирделәр. Ә Минтимер Шәрипович һәр бала белән кул биреп күрешә, сораша, хәл-әхвәл белешә, кызыксына! Аңлыйм да бит: аның һәр минуты алдан язылган! Матбугат хезмәте җитәкчесе дә сәгатькә күрсәтә, мин дә энә өстендә утыргандай утырам. Иркенәеп, 30 минут урынына берничә сәгать сөйләшеп утырдык. Минтимер Шәймиев журналыбызны укып бара икән бит! Киңәшләрен, фикерләрен бирде, журналга карата тәкъдимнәрен әйтте. Мәсәлән, «Кәеф» сәхифәсен ул «Чаткылар» дип атарга тәкъдим итте. Үзенең мәктәптә ничек стена газетасы чыгаруларын сөйләде. Айрат Бик-Булатовның каралама-китабына хәер-фатиха биреп, аны бастырып чыгаруда булышты. Бик рәхәт вакытлар. Аталарча кызыксына, үгет-нәсыйхәт бирә белде Минтимер Шәймиев. Анда тәкәбберлек юк.

Артем Силкин, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы директоры:

Дәрәҗәле, вазыйфаи зат булса да, Минтимер Шәриповичта тәкәбберлек, башкаларга өстен карау булмады һәм юк. Ул – кешеләр белән сөйләшергә ярата һәм кешеләрне тыңлый белә торган шәхес. Минтимер Шәриповичның тарихи-мәдәни мирасны торгызуга бәйле эшчәнлеген дә бәяләп бетерерлек түгел. Төзекләндерү эшләре башланганчы, мондагы хәлләрнең нинди икәнен беләбез бит. Без Минтимер Шәриповичның республика мәдәнияте, диннәр арасындагы татулык, гомумән, Татарстан үсеше өчен башкарган тиңсез хезмәтен таныйбыз.

Гөлгенә Шиһапова, журналист:

– Әбием Мәндүмә гомере буе Минтимер Шәймиевкә рәхмәт укыды. Кызганыч, үзе исән түгел инде. Әмма дога кылган саен Беренче Президентыбызга исәнлек теләде ул. Бервакыт оныкларын җыеп, үзен Болгарга алып баруыбызны сорады. «Телевизорны ачкан саен, Шәймиев чакыра, барып күрәсем килә», – диде. Бу вакытта аңа 90 яшь иде инде. Алып бардык. Әби андагы матурлыкны күреп шаккатты. Безнең әби генә түгел, бик күп өлкәннәр Минтимер Шәймиевкә рәхәт тормыш өчен рәхмәтле.

ШӘЙМИЕВ ӘЙТТЕ

– «Һәр халык үз киләчәген үзе кайгыртырга тиеш. Бу аның бердәмлек дәрәҗәсенә, милли үзаңына һәм матди куәтенә бәйле».

– «Әүвәл беркем дә «тәрбиялим әле» дип утырып, бала тәрбия­ләмәгән. Хәзер дә шулай ул. «Тәрбия җитмәде шул» дигән сүз үз-үзеңне алдау гына дим мин».

– «Мәктәп елларында минем иң яраткан җирләремнең берсе район китапханәсе иде».

 (Минтимер Шәймиевнең төрле елларда матбугаттагы әңгәмәләрендә, чыгышларында әйтелгән фикерләре)

 

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү