Даруханәләр дару сатып кына калмыйча, аларны үзләре үк җитештерә дә башларга мөмкиннәр

Яртысыннан артыгы хуплый. Җитештерүче даруханәләр пәйда булу уңаеннан уздырылган сораштырудан соң «Фарма РФ» берләшмәсе белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Респондентларның 63 проценты: «Даруханәләр дару сатып кына калмыйча, аларны үзләре үк җитештерергә дә тиеш», – дип белдергән.

Белгечләр фармакология тармагында эшләүче белгечләр арасында да шундый ук сораштыру уздырган. Анда катнашкан респондентларның 60 процентка якыны мондый даруханәдә эшләргә теләвен белдергән.

Билгеле булганча, узган елның ноябрендә гамәлдәге законга җитештерүче даруханәләрне торгызуны күздә тоткан төзәтмәләр кертелде. Быелның 1 сентябреннән бу закон үз көченә керәчәк. Шул рәвешле даруханәдә эшләүче фармацевтлар, халыкка дару сатып кына калмыйча, табиб язып биргән рецепт нигезендә аларны ясап ук бирәчәкләр. Аерым алганда, мондый даруханәләрдә төрле порошок, микстура, мазь кебек дарулар җитештереләчәк.

Әлеге проект авторларының берсе, Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, бүген ил күләмендә мондый даруханәләр җитәрлек күләмдә түгел. Әйтик, үзебезнең Татарстанда гына да бүген нибары шундый 30 даруханә исәпләнә. Мәскәү (54 даруханә), Санкт-Петербург (57), Самара өлкәсе (15), Якутиядә (20) дә вазгыять шул чамарак. Хакасия, Ингушетия, Чечняда дару җитештерүче даруханәләр бөтенләй юк.

– Бүген АКШта 30 меңнән артык җитештерүче даруханә исәпләнә. Бездәге даруханәләр нәрсә дә булса җитештерәме икән дип кызыксынган идек, нәтиҗәләр әллә ни шатландырмады. Росздравнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аларның реестрында җитештерү эшенә рөхсәте булган 1378 даруханә исәпләнә. Шуларның 500дән артыгының мондый лицензиясе бар, әмма алар берни җитештерми. 643 даруханә дару җитештерә, әмма бик чикләнгән күләмдә, – ди депутат.

Башкаладагы даруханәләрнең берсендә провизор булып эшләүче Роза Инякина фикеренчә, халык арасында җитештерүче даруханәләргә ихтыяҗ артканнан-арта бара. Бигрәк тә кешенең организм үзенчәлекләрен истә тотып, аллергия китереп чыгармый торган компонентлардан башка, индивидуаль рәвештә ясалган даруларга сорау зур икән.

– Миңа калса, даруханәдә, барыннан да бигрәк, балаларга дигән дарулар җитештерелергә тиеш. Юкса яшәү өчен әһәмиятле күп кенә даруларның балалар өчен чыгарылган төрләре юк диярлек. Нәтиҗәдә ата-ана баласына зурлар өчен чыгарылган даруны вак кисәкләргә телеп булса да эчертергә мәҗбүр. Ә бит ул балага мондый даруны күпме күләмдә бирергә яраганлыгын бөтенләй белми. Димәк, баланың сәламәтлегенә дә куркыныч яный дигән сүз. Бүген балалар өчен чыгарылган кайбер төймәле даруларның да сироплы төрләре юк. Ә кечкенә сабыйлар бары сироп рәвешендәге даруны гына эчә ала. Шуңа күрә җитештерүче даруханәләргә өмет бик зур, – ди белгеч.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү