Славян әлифбасы һәм мәдәнияте көне
Бу бәйрәм славян әлифбасын төзегән изге Кирилл һәм Мефодийны искә алу белән бәйле. Аны XIX гасырда Болгариядә үткәрә башлаганнар, соңрак башка славян илләрендә дә билгеләп үтү традициягә керә. Россиядә баштарак бу бәйрәмне чиркәүдә генә билгеләп үтәләр. 1863 елда, славян әлифбасының төзелүенә 1000 ел булганда, дәүләт дәрәҗәсендә тантаналы төстә үткәрелә. СССРда ул 1986 елда торгызыла. Ә 1991 елда РСФСР Югары Советы Президиумы карары белән дәүләт статусы ала.
Кадрлар хезмәткәре көне
Бу рәсми булмаган һөнәри бәйрәм Россиядә 2005 елдан билгеләнеп үтелә. Аны гамәлгә кую идеясен Бөтенсоюз кадрлар конгрессы күтәреп чыга.
Павел I Казанда
1798 елның 24 маенда Казанга Зөядән махсус катерда (ә аннан атларда) император Павел I килә. Тантаналы очрашу Дворян җыелышында уза, император гаскәрләрнең смотрын уздыра, элеккеге Казан наместнигы генерал-майор Семен Баратаев йортындагы балда була һәм Казан Богородицкий монастыре соборы нигезенә беренче таш сала, шулай ук 1 нче ирләр гимназиясе уставын раслый. Павел I Казаннан 31 майда китә.
Кабат янгын
1859 елның 24 маенда Казан тарихында унынчы тапкыр зур янгын чыга. Ул Татар бистәсендә башлана, аннары Болак аръягына күчә һәм аны тулысынча диярлек юкка чыгара. Янгын нәтиҗәсендә университет укытучыларының һәм профессорларының күп кенә йортлары һәм фатирлары зыян күрә.
Үзәк мәдәният һәм ял паркы
1939 елның 24 маенда Казанда Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы ачыла. XVIII гасырның икенче яртысында бу хәлле казанлыларның ял итү урыны була. Мондагы урманны «Рус Швейцариясе» дип йөрткәннәр. Совет елларында паркта аттракционнар һәм җәйге эстрада барлыкка килә. Бүген парк бер гектар территорияне алып тора, ул элеккечә шәһәр кешеләренең яраткан урыны булып тора.
Беренче телеграмма
179 ел элек (1844) дөньяда беренче телеграмма җибәрелә. Хәбәр Вашингтоннан Балтиморга китә. Телеграмманы җибәрү ысулын Сэмюэл Финли Бриз Морзе уйлап таба.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде