Татарстанда шәхси хуҗалыкларда һәм сәнәгать комплексында 18 млн кош бар. Журналистлар белән очрашуда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әнә шундый саннар китерде.
Кошларның күпчелеге – 15 млн ы – кошчылык белән шөгыльләнүче компанияләрдә үрчетелә. Фермер хуҗалыкларында – 2 млн кош булса, шәхси хуҗалыкларда 1,5 млн. Шуңа күрә Татарстанга кош гриппы кебек авыру керү аеруча куркыныч.
– Әлеге вакытта авыру күршедәге Мари Эл, Удмуртия республикаларында һәм Киров өлкәсендә бар. Бу безне бик нык борчый, дигән сүз, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Аның сүзләренчә, Россиядә ел башыннан кош гриппының 37 очрагы теркәлгән. Аларның 7се – йорт кошларында. Шуларның 24е май башында гына ачыкланган. Аерым алганда, Мари Элда – 4, Удмуртиядә – 5, Киров өлкәсендә – 9. Удмуртиядә акчарларның күпләп үлүе билгеле булды.