«Соңгы кыңгырау» хатирәләре: «Имтиханнар алдыннан 5 таҗлы сирень чәчәген ашый идек»

Бу көннәрдә мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен без дә барладык.

Люция Шәрәфиева, «Болгар» радиосының яңалыклар хезмәте мөхәррире:

– Быел улым Әмирхан 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Мәктәптән дә китәргә ниятләп тора. Иртән үземне ниндидер моңсулык биләп алды. Ә яшьләрнең үзләренә бик кызык. Бәйрәмнәрен дә заманча технологияләр белән кызыклы, матур итеп оештырганнар. Улым белән горурланып утырдым, чөнки моңа кадәр биюгә осталыгын бик белеп тә бетермәгәнмен икән. Мин сигезъеллык мәктәпне Саба районының Төбәк авылында тәмамладым. Аннан соң урта мәктәпкә Икшермәгә мендем. Бик көчле укытучылар белем бирде безгә. Мәсәлән, Татарстанның атказанган укытучысы Кави Байкиев. Минем күңелдә сыйныф җитәкчебезнең безгә әйткән үгет-нәсихәтләре аеруча тирән эз калдырды. Мин актив укучы, староста булгач, аерып алып: «Классташларыңны сакла», – диде һәм берничә укучының тормышларын аерым күзәтеп барырга кушты. Аларның берсе, авырып, яшьли вафат булды. Икенчесе исән-сау, аралашып торабыз, тормышы бик әйбәт. Башка классташлар белән дә әлегечә аралашабыз. Тормыш булгач, төрле мәшәкатьләр чыгып тора. Бер-беребезгә шушы көнгә кадәр терәк-таяныч булып яшибез. Ә менә укытучыбыз вафат инде. Улымның укытучылары да бик әйбәт булды. Аеруча сыйныф җитәкчесе Светлана Хафизова – бик көчле педагог, сыйныфны бер йодрык итеп тотты. Хәзерге балаларның безгә караганда активрак, бердәмрәк булулары ошый. Алар барысы да тормышта үз юлларын тапсыннар, әти-әниләренә игелекле балалар булсыннар иде.

Рөстәм Фәткуллин, Чүпрәле районының Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы:

– Быел безнең авылда мәктәпне өч кыз тәмамлый. Моннан 30 ел элек 46 укучы чыккан идек. Авылларның хәлен менә шуннан гына да чамалап була. Яшьләр өчен 30 ел бик күп кебек тоелса да, безгә әле берничә ел элек кенә булган кебек. Биш кызыбыз сигезенче сыйныфны тәмамлагач киткән иде, 11не тәмамлаганда кабат безгә килеп кушылдылар. Быел үзебезнең улыбыз да 9 нчыны бетерә. Алты бала алар. Дуслары китәргә җыена. Без югары белем бирү яклы, җибәрәсебез килми. Әле бераз вакыт бар, уйлашып бетерербез. Үзебез сыйныфташлар белән һәр биш ел саен очрашып торабыз. Инде мәрхүм булганнары да бар. Очрашканда аларның да каберләрен зиярәт кылабыз. Элек мәктәп тәмамлаган укучыларны котларга колхоз рәисе, профсоюз әгъзалары килә иде. Авылда калыгыз, йорт төзеп бирәбез, техникумнарга укырга керегез, безгә механизаторлар, инженерлар, агрономнар кирәк дип, юнәлеш бирделәр. Күп итеп бүләкләр дә алып киләләр иде. Күрәсең шуңадыр, безнең елгылар авылда күп калды. Ул вакытта авылның да киләчәге бар иде шикелле. Кирпеч заводы эшләп тора, дуңгыз комплексы, сөтчелек фермасы… Хәзер аларның берсе дә калмады. Авылда калыгыз, дип үгетләүче дә күренми.

Ләйсән Гыймаева, Татарстанның атказанган артисты:

Быел кызыбыз Таңсылу мәктәпне тәмамлый. Дүшәмбе балалар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Аларның бәйрәмнәрен карап утырганда, үзебезнеке дә искә төште, әлбәттә. Аларныкы белән чагыштырганда, безнеке бик гади һәм тыйнак узган иде. Без хәтта фотога да төшмәгәнбез. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укытучыбыз белән Ык буена төшеп утырган идек. Имтиханнар алдыннан биш таҗлы сирень чәчәген ашап йөрүебез дә истә калган. Сыйныфташлар белән сирәк булса да очрашабыз. Югары сыйныфларда әни безнең класс җитәкчесе иде. Аның белән күрешеп торалар. Кызыбызның бәйрәме исә бөтенләй башкача узды. Концерт номерлары да бик купшы, көчле әзерлекле булды. Ләкин балаларга шактый гына борчылырга, мәшәкатьләнергә дә туры килә. Беренчедән, алда – БДИ, чыгарылыш кичәсе булса, икенчедән, күңелләрендә моңсулык, аерылышырга теләмәү бар. Соңгы уку көнендә пижама кичәсе оештырдылар. Аңа да әзерләнделәр. Киләчәктә Таңсылуның җырлыйсы килә, ләкин музыкаль белем алырга теләми. Телләр өйрәнү юнәлешен сайламакчы.

Ралинә Бәширова, Мөслим районы, фермер:

– Быел без мәктәп тәмамлаганга ун ел була. 9 нчы сыйныфка кадәр Октябрь авылында укыдым, аннан соң Мөслимнең лицей-мәктәбендә белем алдым. Безнең сыйныф җитәкчесе Светлана Николаевна иде. Бик күңелле, рәхәт класс идек без. Бәйрәмнәребез дә бик матур узды. Мәктәп директорына үзебез картина ясап бүләк иттек. Параллель сыйныф катыргыдан зур машина ясаган иде. Без мәктәпне тәмамлаганда, 1 нче сыйныф укучылары үзләренең чыгарылыш кичәсенә чакыру таратканнар иде. Инде киләсе алга алар да укып бетерәчәк. Барасы булыр, дип ниятләп торам.  Минем әти-әнием дә – укытучылар. Аларны да гел котлап торабыз, укучылары да килеп йөри. Алар өчен дә зур бәйрәм ул. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларга сынауларын яхшы гына тапшырып, тормышта үз юлларын тапсалар иде, дип телим. Киләчәк юлларын сайлаганда, авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләрне дә онытмасыннар иде, дигән теләгебез бар. Монда да кешеләр бик күп кирәк. Без аларны көтәбез.

 Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү