Узган җылылык сезоны 247 көн дәвам иткән

Бу – елның өчтән икесе кадәр дигән сүз.

– 2022/2023 елгы җылылык сезоны 1 майда тәмамланды, – дип хисап тотты Татарстан Министрлар Кабинетында республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының узган җылы бирү чорында эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. – Иң беренче чиратта, җылылык гадәттәгечә социаль тармак оешмаларына бирелде. Узган җылылык сезоны 8 сентябрьдә башланса, 10 октябрьдә барлык социаль биналар җылытылып беткән иде инде. Күпфатирлы йортларда 6 миллион 591 мең гКал җылылык энергиясе тотылган. Алдагы җылылык сезоны белән чагыштырганда, бу – 282 меңгә азрак.


Фикер өстәү