Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” махсус икътисадый зонаның Күзәтчеләр советы утырышын уздырды

Пилотсыз очкычлар өчен батарея, диодлы яктырткычлар, «акыллы» видеокүзәтү камералары… Якын киләчәктә «Иннополис» махсус икътисадый зонасында әнә шундый мөһим әйберләр җитештерә башлаячаклар. Махсус икътисадый зонаның Күзәтчеләр советы утырышында шундый 10 проект тәкъдим ителде. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырышта тәкъдим ителгән барлык проектлар да хуплау тапты. Сәнәгать тармагы һәм IT оешмалар тарафыннан эшләнгән әлеге проектларның гомуми инвестиция күләме 3 миллиард сум тәшкил итә. Алар ярдәмендә 784 яңа эш урыны булдырырга җыеналар.

Утырыш дәвамында 6 оешма махсус икътисадый зона резиденты исеменә лаек булды. Аларның һәркайсы биредә зур эшләр башкармакчы. Әйтик, «Батареон» оешмасы «Иннополис»та пилотсыз очу аппаратлары, элемтә чаралары, медицина җиһазлары, робот техникасы җитештергәндә кулланылучы аккумулятор-батареялар чыгарырга җыена. «Тулпар Интерьеры Инжиниринг Дизайн» оешмасы исә биредә су, һава һәм җир өсте транспорты өчен кирәк-ярак әзерләүче комплекс төземәкче. Резидент дип танылган тагын бер оешма – «Рейлюкс» ҖЧҖ «Иннополис»та диодлы һәм бактерицид яктырткычлар җитештерергә ниятли. Тагын өч оешма биредә мәгълүмат эшкәртү үзәге булдырырга, махсус программалар эшләп чыгарырга җыена.

Утырышта тагын дүрт оешма «Иннополис» махсус икътисадый зонасының партнеры дип танылды. Шуларның берсе – «ДиджиталАутоСистемс» оешмасы биредә сәнәгать өчен роботлар җитештерергә тели. «МСК ГРУПП ИС» ҖЧҖ исә үзендә ясалма интеллект мөмкинлекләрен туплаган видеокүзәтү камералары чыгарырга планлаштыра. «Нтех Лаб» оешмасы кешенең йөзен танып белү проектын гамәлгә ашырмакчы.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов проектларның барысын да югары бәяләде.
– «Иннополис» махсус икътисадый зонасында төрле юнәлештә эшләүче яңа оешмаларны күрүебезгә шатбыз. Алар А.С. Попов һәм Н.И. Лобачевский исемендәге технопарк мәйданчыгында гына түгел, «ФармМедПолис» медицина паркы, «ИнноПарк» технопаркы, Лаештагы индустриаль парк территориясендә дә эшләячәк. Иң мөһиме – әлеге оешмалар барысы да Россиянең технологик бәйсезлеген үстерәчәк проектларны гамәлгә ашырачак, – дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасында 338 оешма эшли. Узган ел нәтиҗәләре буенча алар барлыгы 58,9 миллиард сум табыш алган. Бу оешмаларда барлыгы 7350 эш урыны булдырылган.


Фикер өстәү