Авыл кешесен ничек эшле дә, ашлы да итәргә?

 Республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышындагы 14 районның башлыклары, авыл җирлеге, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре шул хакта фикер алышты. Мендеелевск районында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында узган зона семинар-киңәшмәсендә икмәк һәм сөт бәясе турында да сөйләштеләр.

Мондый очрашулар инде 15 нче мәртәбә оештырыла. Быел ул Менделеевскидан тыш, Зәй, Югары Ослан һәм Балык Бистәсе районнарында да уза. Максаты – проблемаларны ачыклап, мөмкинлекләрне барлау. «Безнең уртак бурыч – авыл кешесенең активлыгын үстерү, аларның табышын арттыруга ярдәм итү. Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге – ил суверенитетының нигезе», – диде Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә.

Парламент башлыгы чыгышында узган ел 5 млн тоннадан артык ашлык җыеп алынуын, республикада савылган сөтнең беренче мәртәбә 2 млн тоннадан артып киткәнен искә төшерде. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 334 млрд сумга җиткән. Моның өчен ул авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә рәхмәт белдерде.

Республикада 470 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңгә якын фермер хуҗалыгы, күпсанлы шәхси эшкәртү предприятиеләре эшли, Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча 40 проценты алар өлешенә туры килә. «Болар барысы да дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм җирле түрәләргә эш кушты: нинди мөмкинлекләр барлыгын халыкка җентекләп аңлатырга кирәк.

– Бу юнәлештә тырышыбрак эшләргә кирәк. Чөнки, банк кредитларыннан аермалы буларак, шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына һәм КФХларга бүлеп бирелгән бюджет акчасы кире кайтарылмый. Бу акча фермерның үзенә дә, авылга да һәм тулаем районга да эшләячәк, – диде ул. – Татарстанда дәүләт ярдәменең тулы бер системасы эшләнде. Федераль һәм республика программаларында язылган ярдәм чараларыннан мөмкин булганча файдаланырга өйрәнергә кирәк.

Әмма эшләгәнне аш итәсе дә бар әле. Шуңа күрә киңәшмәдә икмәк һәм сөткә бәяләр төшү турында да сөйләштеләр. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика җитәкчелеге бу проблеманың барлыгын белә. Әйтик, федераль үзәк белән – ашлык экспортлау пошлиналары, ә республикада элеваторлар, йөк төяү станцияләрен төзү һәм модернизацияләү, логистиканы җайга салу юнәлешендә эш алып барыла. Парламент башлыгы фикеренчә, эшкәртүне арттырырга, өстәмә кыйммәтне республикада калдырырга кирәк. Ә фермерларны кооперативларга берләшергә чакырды ул.

Марат Җәббаров авыл эшкуарлыгын үстерүдә проблемалы мәсьәләләрнең берсе дип быелның беренче кварталында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  сыерларның баш саны кимүен атады. «Бу мәсьәләдә бернинди аклану да була алмый. Барыбыз да республиканың азык-төлек иминлеген һәм авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү өчен эшлибез», – диде ул.

Тонна һәм центнерлар гына түгел, авылның киләчәгенә дә кагылышлы зона семинар-киңәшмәсенең тагын берсе Зәй районында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды.

– Барысы да чагыштыруда күренә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эш графигы тыгыз булса да, районнар буенча еш йөри. Татарстан Республикасы, аның җитәкчелеге өчен шәһәр һәм авыл бер бөтен организм хасил итә. Бу яктан республикада авыл мәнфәгатьләрен кайгыртучы дистәләгән программа эшли. Ләкин, кызганычка, бездә авылны саклар өчен күп эшләр башкарылса да, урбанизация авыл тормышына зур йогынты ясый. Нинди генә программалар булса да, авылдан халыкның китүен туктатып булмый, авыллар картая, – диде ул. – Ләкин, икенче яктан, ниндидер зур масштаблы бурычлар турында сөйләү дә дөрес булмас иде. Махсус хәрби операция бара, ил икътисады кысылды, федераль бюджет зыян күрде. Республика җитәкчелеге көн саен бурычлар һәм төрле хәлләрне хәл итү өчен тырыша. Ләкин хәтта бу вазгыятьтә дә республика икътисады тотрыклы булып калды, узган еллардагы ярдәмне саклап калырга тырышты. Шуңа күрә безгә тагын да нәтиҗәлерәк, оешканрак һәм җаваплырак булырга кирәк. Бу шартларда илдәге вазгыять өчен җаваплылык безнең проблемалардан өстенрәк.

САН

*2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 107,3 млрд сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу – алдагы елдан 3,9 процентка күбрәк.

*2015 елдан башлап 2591 шәхси ярдәмче хуҗалык 624,2 млн сумлык субсидия алган.

*Ел йомгаклары буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек саны 511 сыерга арткан.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү