Куркыныч – янәшәдә: элек кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусны акчарлаклар тарата

Моңа кадәр күпчелек очракларда кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусның акчарлаклардан күчүе билгеле булган. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистлар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

– Үрдәкләр, вирус таратса да, үзләре һәлак булмый иде. Быел без башка хәл күзәтәбез, – диде белгеч. – Акчарлаклар күпләп үлә. Кош гриппының барлык очракларында да диярлек вирус чыганагы – акчарлаклар. Ни өчен авыруның аларга күчүен федераль үзәк өйрәнә. Якын киләчәктә бу сорауга җавап булыр, дип өметләнәбез.

Белгеч сүзләре буенча, быел кош гриппыннан 50 ил зыян күргән. Алар арасында Россия дә бар. Быел безнең илдә авыруның 37 очрагы теркәлгән. Шуларның 18е – Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә. Аерым алганда, Мари Илендә – 4, Удмуртиядә – 5, Киров өлкәсендә – 9. Нәкъ менә Удмуртиядә акчарлакларның күпләп үлүе билгеле булды.

– Хәзерге вакытта авыру күршедәге Мари Иле, Удмуртия республикаларында һәм Киров өлкәсендә бар. Бу безне бик нык борчый, авыру янәшәдә генә йөри дигән сүз, – ди Габделхак Мотыйгуллин.

Татарстанда исә шәхси хуҗалыкларда һәм сәнәгать комплексында 18 млн кош бар.

– Күбесе – 15 миллионы кошчылык белән шөгыльләнүче компанияләрдә үрчетелә. Фермер хуҗалыкларында 2 млн кош булса, шәхси хуҗалыкларда – 1,5 млн. Шуңа күрә Татарстанга кош гриппы кебек авыру керү аеруча куркыныч, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Белгеч тагын бер тапкыр саклану чаралары турында искәртте.

– Беренчедән, сатучыдан, һичшиксез, ветеринар белешмәсе сорарга кирәк, – диде ул. –  Анда уздырылган барлык тикшеренүләр дә, шул исәптән кош гриппының булу-булмавы да күрсәтелә. Икенчедән, документсыз авылга кертмәскә кирәк. Өченчедән, документлар тәртиптә булып, кошларны алган очракта да, үлү очраклары булса, шунда ук ветеринарларга хәбәр итү мәҗбүри.

 


Фикер өстәү