Быел «Сәләтле җәй» ничек узачак?

30 нчы сезонда – 30 алан. Быел «Сәләтле җәй» үз юбилеен әнә шулай уздырырга җыена. Аланнарның да, балаларның да, сменаларның да саны артачак, шул ук вакытта сыйфат ягын да яхшылабрак кайгыртырга ниятлиләр. Бу хакта «Сәләт»леләр матбугат очрашуында сөйләде.

«Сәләт» ул – җәйге аланнар гына түгел, ә ел буе бара торган проектлар да. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова искәртте.

– Әйтик, узган ел гына да «Сәләт» белән берлектә 100ләп проект уздырдык, – диде ул. – 2022 ел шулай ук Кырымдагы «Ак барс» аланы ачылу белән дә истә калыр. Гомумән алганда, «Сәләт»нең эшчәнлеге 22 төбәктә алып барыла.

«Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, быел «Сәләтле җәй» кампаниясе 1 июньнән түгел, 29 майдан ук башланачак һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

– Бу җәйдә «Сәләт»нең яңа аланнары эшли башлаячак, шулай ук булган аланнарда яңа сменалар узачак. Әйтик, «Болгар – туган тел» аланы быел ике сменада узачак. Аның икенчесен «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырырга ниятлибез. Гомумән алганда, быел – 30 нчы сезонда 30 алан эшләячәк, – диде ул.

Елдагыча, бу җәйдә Биләрдә «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумнары уздырылачак. Әлеге форумнарның соңгысына «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучы укучылар да киләчәк.

– Аланнарның һәм форумнарның барысына диярлек баланың татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп тормыйча кабул итәбез. Теге яисә бу бала татарча камил белмәскә яки бөтенләй сөйләшмәскә, әмма телне өйрәнергә теләргә мөмкин. Аның өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар, – диде Айгөл Габдрахманова.

Матбугат очрашуында быелгы «Сәмрух» премиясендә «Ел сәлкеше» булган Алмаз Нигъмәтҗанов та катнашты.

– «Сәләт»кә мин 2021 елда килеп эләктем. Ул чакта укытучым Биләрдә узучы форумнарның берсенә юллама тәкъдим итте. Бик теләп ризалаштым, чөнки «Сәләт»кә барырга күптән хыяллана идем. Андагы мохиткә чынлап торып гашыйк булдым һәм шул ук елны тагын бер тапкыр бардым. Шуннан бирле «Сәләт»тән китә алмыйм, – диде Кукмара районының Вахит авылы егете.

 «Сәләт» – кыйммәт?

Бу сүзләрне балаларын ел саен лагерьларга җибәрүче әти-әниләрдән еш ишетергә туры килә. Бу җәһәттән Айгөл Габдрахманова менә нәрсә диде:

– Бездә – уртача бәяләр. Ягъни республика буенча ничек – «Сәләт»тә дә шулай. Ул акчага баланың 18 көнлек ашау-эчүе, яшәве һәм башкасы кергән. Моннан тыш, «Сәләт»тә бушлай аланнар (әйтик, «Болгар – туган тел») да бар. Биләрдә узучы форумнар шулай ук бушлай. Анда катнашучы балаларны без районнардагы мәгариф үзәкләре белән бергә сайлыйбыз.

Ничек кенә булса да, җәйге көннәрен «Сәләт» аланнарында уздырырга теләүчеләр хәйран күп икән. Июнь һәм июль башында узачак сменаларда буш урыннар инде калмаган.

«Сәләт» аланнарына юллама бәяләре:

«Рухият» – 27940 сум;

«Раушан» – 29520 сум;

«Санак» – 28780 сум;

«Тулпар» – 26500 сум;

«Яр» – 26400 сум;

«Шәхес» –  29540 сум.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү