«Умнее всех»  тапшыруында катнашкан Карина Мотыйгуллина: «Өй эшен азрак бирергә кирәк»

Казандагы 36 нчы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Карина Мотыйгуллина «Пятница» телеканалында узган «Умнее всех»  тапшыруында катнашкан. «Минем өчен билге түгел, белем мөһим», – ди ул. Башка сыйныфташларын да шуңа өйрәтергә тырыша икән. Акыллы укучы белән  мәктәп тормышы турында  сөйләштек.

«Умнее всех» – дүрт раундлы телевикторина. Анда программалаштыру, шахмат, менталь арифметика һәм башка өлкәләрне белгән укучылар катнаша. Җиңүче суперфиналга чыга.

– Сорауларга җавап бирергә тырыштым. Ләкин ахырдан өч кеше төшеп калды. Алар арасына мин дә бар идем. Кәефем төшсә дә, вакыт үткәч, үземнең Мәскәүгә юкка бармавымны, тәҗрибә туплавымны аңладым. Бер урында гына таптанырга яратмыйм. Шуңа күрә әлеге шоуда катнашу миңа алга таба үсәргә ярдәм итәчәк, – дип ышана 13 яшьлек кыз.

Сораулар арасында аптырата торганнары да булган. Әйтик, чыпчыкның умырткалары күбрәкме, әллә жирафныкымы? Карина исә, муены озын булгач, җираф дип җавап биргән. Дөресе – чыпчыкныкы. Шулай ук  төрле фильмнардан да сюжетлар да тәкъдим ителгән. «Жавап бирә алмасаң, Тина Канделаки: «Ә  син  ул киноны карамадыңмыни, белмисеңмени?» – дип әйтеп куя. Андый чакта күңел кырылып китә, әлбәттә. Аның алып баруы бик ошый миңа. Үземнең дә  журналист, йә алып баручы, актер буласым килә», –ди Карина.

Ул реклама, кинога, тапшыруларга бәйле төрле кастингларда катнашырга ярата икән. Казанда узучы чараларны эзләгәндә, «Умнее всех» дигән тапшыруның белдерүенә юлыккан да инде ул. Август аенда гариза язган. Үзе турында анкета, видео төшереп җибәргән. Көзге каникул вакытында Мәскәүгә чакырганнар. Тапшыру күптән түгел генә  эфирга чыккан.

Карина  немец, татар, рус, инглиз телләрен өйрәнә, ишарәләр телен белә. Ә менә математика аңа авыррак бирелә икән. Татар телен аңлый, әмма әлегә сөйләшә алмый. «Өйдә татарча сөйләшмибез, әби-бабай булышкалый. 5 нче сыйныфта татар телен туган тел буларак сайладым, каршы килүчеләр дә булды. Туган телдән ничек баш тартасың? Максатым бар, өйрәнермен», – ди ул.

Карина үзен вундеркинд дип санамый. Әмма күп белү теләген яшерми. Ул  үзе «4–5» билгеләренә  укый. Музыка, хореография буенча сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Скрипкада уйный. Фәнни китаплар укырга ярата. Соңгы вакытта фәлсәфә белән кызыксына башлаган.

– Замана укучылары соңгы вакытта мәктәптән өйдә укуга күчә башлады. Син дә теләмисеңме? – дип тә сорадык аннан.

– Онлайн уку җиңел. Мәктәпләрдә кайчак кирәкмәгән темалар өйрәтеп, вакытны үткәрәләр. Әйтик, рәсем дәресендә башта озак итеп лекция тыңлыйбыз, аннан ясарга вакыт бик аз кала. Патриотик тәрбия турында сөйлиләр икән, тормышка бәйләп, мисаллар китереп сөйләргә кирәк, – ди ул. –  Миндә дә бар иде андый уйлар.  Тик  аралашу җитмәү  файдага түгел. Кеше  дөрес итеп аралашырга өйрәнергә тиеш. Менә шул ягы бар.

Репетитор яллауга да каршы түгел ул. Аның әйтүенчә, мәктәптә бер теманы аңламасаң, икенчесен белми каласың. Ә репетитор  шуны үзләштерергә булыша. Үзе исә барысын да аңлап укый.

Шул ук вакытта мәктәпләрдә өй эшләре күп бирелүен дә әйтеп узды. Кайчак  моның өчен 4–5 сәгать вакыты китә икән. «Дәресләрне 1 сәгатькә сузсыннар, тик өй эшен азрак бирсеннәр иде. Мин министр булсам, беразын киметер идем. Төн буе өй эше эшләү сәламәтлеккә зыянлы. Йокы да бозыла бит. Шуңа күрә программаны үзгәртергә кирәк», – ди әңгәмәдәшем.

Аны чисталык мәсьәләсе дә борчый әле. Мәктәпләргә экология дәресләре кертергә тәкъдим итә. Кайберәүләрнең үз артыннан җыештырмавы, юлга тәмәке төпчекләре, кәнфит, туңдырма кәгазьләре ыргытып калдыруы да ачуын чыгара. Аларга штраф салырга кирәк, ди.

«Безгә кәгазь җыярга кушалар, аны бакчада тапшырсыннар. Югары  сыйныфларда пластик әйберләр җыйдыртырга кирәк. Картон тиз чери, ә пластик әйбер таркалганчы мең ел кирәк. Ичмаса, менә шуны аңларга өйрәнерләр, табигатьне пычратмаслар иде», – ди ул.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү