Бөгелмәдә бер эшмәкәр, үз гаебе белән сигез яшьлек кызның һәлак булуы сәбәпле, миллион сум түләячәк

Бала ташландык йортның тимер-бетон коймасы астында калып һәлак булган.

Бөгелмәдә бер эшмәкәр, үз гаебе белән сигез яшьлек кызның һәлак булуы сәбәпле, миллион сум түләячәк. Ир-ат бу фаҗига өчен бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ул “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча гаепле дип танылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаять эше материаллары буенча, эшмәкәр ташландык ремонт-механика заводы янында җир кишәрлеге сатып алган. Тимер-бетон коймаларының нык тузган булуын белә торып, аларны яңартмаган да, сүтеп тә ташламаган. Өстәвенә территориягә кешеләрнең кереп йөрүенә юл куймау турында да уйламаган. Берникадәр вакыт узгач, анда балалар кереп йөри башлаган. Койманың бер торыгы кызчык өстенә ауган. Бала һәлак булган.


Фикер өстәү