Казан янында тагын аю күргәннәр

Казан янында аю күргәннәр. Шаһитләр бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Аның машиналардан куркып түбәнгә — Иделгә таба йөгерүен Орел авылы тирәсендә күреп алганнар.

Бу ике көн элек Лаеш районында елга янында күренгән хайван булырга мөмкин, әмма башкасы булуы да ихтимал.


Фикер өстәү