Авыл мулласы йортында янгын чыгып, гаиләләре белән янып үлгәннәр

 Башкортстанның Благовар районы Иске Күчәрбай авылында төнлә чыккан янгында 74 яшьлек мулла һәм аның гаиләсе һәлак булган.

Бу хакта Күчәрбай авыл хакимияте башлыгы хәбәр иткән. Янгын вакытында йортта мулланың 67 яшьлек хатыны, аларның 45 яшьлек үги улллары һәм 16 яшьлек оныклары булган. Беркем дә котыла алмаган. Йорт көлгә әйләнгән.

— Гадәти гаилә иде. Бездә мәчет бар, ул анда мулла, имам-хатыйб иде, — дигән башлык.   Урындагы мәдәният йортының социаль челтәрләренә караганда, мулла Наил Нәбиуллин авыл тормышында актив катнашкан, дип яза «Кызыл таң».


Фикер өстәү