Песков Владимир Путинның җәен ялга китү-китмәвенә ачыклык керткән

Россия Президенты Владимир Путинның җәй көне чираттагы ялга китү-китмәве турында мәгълүм түгел әле. Дәүләт башлыгы җәйгә бик күп эшлекле чаралар планлаштыра чөнки. Кремль вәкиле Дмитрий Песков “Лайф” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Ул шулай ук Президент Администрациясе хезмәткәрләре арасыннан да чираттагы ялга китәргә план коручылар турында ишетмәвен әйткән. Шулай да аз гына ял итеп алырга кирәк булачак, дигән фикер белән килешкән. Шул ук вакытта Песков дустанә булмаган илләргә берсенең дә ял итәргә бармаячагын ышандырып әйткән.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин 2021 елның сентябрендә Оборона министры Сергей Шойгу белән Себер тайгасына ял итәргә барган иде. Россия Президенты ялын гадәттә табигать кочагында, тайгада, походларда уздыра. Шул ук вакытта 2022 елда ул ялга китмичә эшләгән.


Фикер өстәү