Бер ана ялгыш ике айлык кызын үтергән

Тула өлкәсендә әнисе тынычландырам дип, ике айлык сабыен үтергән. Бу хакта РЕН ТВ үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

Фаҗига Ленинский бистәсендә булган. Ана сүзләренчә, ул елаучы сабыеның авызын япкан, шуннан соң ул тынычланган. Ә бер сәгатьтән соң кызы зәңгәрләнеп, аңын җуйган. Хатын ашыгыч ярдәм чакырта, әмма килгән табиблар кызның үлемен раслый. Хәзерге вакытта сабыйның әнисе тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү