Тәрбияче баланы кыйнап, тәнен күгәртеп бетергән

Башкортстанның Иглино бистәсендә балалар бакчасы тәрбиячесе үзен тыңламаган кызчыкны кыйнап, тәнен күгәртеп бетергән. Бу хакта “Уфа1.ру” басмасы яза.

Кызчыкның әнисе баласының муены күгәреп чыгуын күргәч, аптырап калган. Нигә болай, дип сораштыра башлагач, кыз тәрбиячесенең яңакларына сугуын әйткән. Әнисе баласының сүзләренә ышанмаган һәм мондый хәл кабатланса гына ниндидер чара күрергә карар иткән.

Кыз балалар бакчасыннан янә шундый хәлдә кайткач, ана кеше оешма мөдире белән сөйләшкән. Хатын-кыз әйтүенчә, оешма җитәкчелеге аның сүзләрен санга сукмаган. Шуннан инде ул судка мөрәҗәгать итәргә булган.

Экспертиза кызның тәненә тырнаклар белән яра эзләре салынганлыгын күрсәткән. Шул ук вакытта педагог, бала, янәсе, үзе егылды, дип акланмакчы булган.

Эшне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча тәрбиячене гаепле дип танып, 5 мең сумлык штрафка тартканнар һәм эшеннән алганнар. Кызчыкны башка төркемгә күчергәннәр.


Фикер өстәү