Татарстанда грипп һәм ОРВИ сезоны тәмамланган

Республикада грипп һәм ОРВИ сезоны тәмамланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Любовь Авдонина сүзләренчә, хәзерге көндә чир эпидемиологик чиктән 32 процентка түбәнрәк. «Чирләүчеләр очраклары бик аз теркәлә. Әйтик, узган атнада ике шундый очрак ачыкланды», — диде ул.


Фикер өстәү