Үлгән сыер сөтле була: үткән белән хәзергенең кайсы яхшырак?

Соңгы айларда Арча район газетасы «Сердәшләр» дигән рубрикада бик гыйбрәтле һәм күңелне нечкәртә торган язмалар бирә башлады. Теләсәң, аларның һәркайсын бер роман яисә повесть итеп үстерергә мөмкин булыр иде. Мин үзем, мәсәлән, «Саклаучы фәрештә» дигән хикәямне шундый язмаларның берсеннән этелеп китеп яздым. Интернетта алган кайтавазларга караганда, хикәя укучыларны да дулкынландырды шикелле. Дөрес, укылышлы булу, әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше яхшы дигәнне аңлатмый әле. Тик шулай да…

Менә бу язмага да этәргечне танылган журналист, бай тәҗрибә иясе һәм сирәк очрый торган акыл белән бүләкләнгән Ильяс абый Фәттаховның «Күзләрдә яшьләр кипкән иде…» дигән язмасы бирде. Язманың каһарманы Бөек Ватан сугышы башланган елда туып, тормышның байтак кына сикәлтәләрен үткәннән соң, утыз яшендә Алабугада милиция мәктәбе тәмамлаган һәм Арча районына лейтенант званиесендә 75 сумлык оклад белән эшкә урнашкан. Язма йотылып укый торган бик күп фактларга ия булса да, минем компьютер (баш миен әйтүем) шул 75 сум дигән санда эленеп калды.

Соңгы вакытларда бездә совет чорын, аның тотрыклылыгын, түбән бәяләрен һәм башка уңай якларын өзелеп сагыну киң таралды. Хәзерге капитализмның талаулы бәяләре, көн саен кесәдәге акчаны очсызландыра торган инфляциясе, процентлы кредитлары кешеләрнең бик җелегенә үтте. Шуңа күрә «үлгән сыер сөтле була» дигән кагыйдә буенча, өзелеп үткәннәрне сагыну бер дә гаҗәп түгел. Хәзерге пропаганда да моны бик оста эксплуатацияли, халыкның үткәннәргә бәйле татлы сагышта яшәвеннән сәяси дивидендлар алырга тырыша.

Тик шулай да, әйдәгез, объектив булырга омтылыйк. 1971 елда бер балалы гаиләсе булган милиция офицерының тормышының матди дәрәҗәсен ачыкларга тырышыйк. Бер нәрсәне искәртәбез: җитмешенче еллар – совет чорының иң тотрыклы, матди югарылыкларга ирешкән чагы. Ул чакта әле кибетләрдәге дефицит та алтмышынчы еллар яисә бигрәк тә сиксәненче еллар белән чагыштырырлык түгел. Нәкъ менә шул чорны нык үскән социализм дип тамгаладылар да инде. Сиксәненче еллар башында тормыш бик тиз артка чигә башлады һәм ун ел тирәсе вакыт эчендә система җимерелеп тә төште.

Совет чорында иң тотрыклы бәя арыш икмәгенеке иде. Бер ипи – 16 тиен. 14 тиенлек буханка да авылга сирәк булса да кайтарыла, әмма авызга алырлык түгел. Милиция офицеры окладына ул чакта 469га якын буханка икмәк сатып алып булган. Хәзерге полицейскийларның окладын мин белмим. Татарстандагы минималь хезмәт хакын гына алам. Арыш ипиенең дә бәясе бик төрле, әмма Татарстанда уртача бәя бер икмәккә (600 грамм) 35 сум чыга. Бездә 2022 елда бюджеттан тыш тармакта минималь хезмәт хакы 16 мең 700 сумга җиткән икән. 2023 елда 19,5 меңгә җитәсе ди. 16,7 меңне 35кә бүләбез дә 477,14 дигән сан килеп чыга. Хмм… 1971 елдагы милиция офицеры окладына караганда хәзерге минималь хезмәт хакы бу җәһәттән караганда өстенрәк булып чыга бит әле монда. Минималь хезмәт хакын Татарстандагы уртача ит бәясенә бүлсәк тә (475 сум), 35 килодан артык килеп чыга. Сүз уңаеннан, мин үзем декабрь аенда 430 сумнан саттым итне. Милиция офицеры окладына 1971 елда (ул чакта Казанда талон юк иде дип әйтәләр, дөрес булса) шуннан аз гына күбрәк ит алырлык булган. Офицерның хезмәт хакы хәзерге минималь хезмәт хакы белән генә ярыша бит әле монда.

Ильяс абый язмасының персонажы участок милиционеры булып эшли башлагач, аңа йөрергә ат биргәннәр, әмма аның белән мәшәкать килеп чыгу сәбәпле, ул атны ташлап, җәяү йөри башлаган. Әгәр ул үз акчасына автомобиль сатып алырга теләсә, ничә ай эшләр иде икән, санап карыйк әле. 1971 елда ВАЗ-2101 автомобиленең бәясе 5150 сум торган. Лейтенантның хезмәт хакы белән ул акчаны бер дә башка нәрсәгә тотмыйча җыйсаң, 68,66 ай (5,66 ел) җыярга кирәк булган. Бездә совет чорында инфляция юк дип санала, әмма җитмешенче еллар уртасында ВАЗ-2101 инде 5500 сум тора, димәк, арткан бәя лейтенантның тагын алты айлык хезмәт хакын сорый. Газетада эшли башлагач, мин дүрт кешелек гаиләне тәэмин иткән хәлдә, ел ярымнан аз гына артык акча җыеп өр-яңа «Калина» (ВАЗларның оныгы) алдым.

Әмма тагын бер нәрсәне әйтмичә булмый. Шуны әйтмәсәк, яшьләрдә ялгыш фикер туарга мөмкин. Совет чорында автомобильнең бәясе бар, әмма үзе… юк иде. Бик кысылып һәм озаклап акча җыйгач та, сатып алу өчен тагын да озаграк чират торырга кирәк. Кайберәүләр ул чиратны көткәндә, СССР таралып та өлгерде һәм машиналык һәм берничә машиналык акчалар Саклык банкында кычкырып яндылар. Акча җыйган кайберәүләр «ычкынды» шул чакта, «түбәләре кыйшайды». Үз-үзләренә кул салучылар, эчкечелеккә бирелүчеләр күп булды. Бик авыр мирас калдырды совет чоры туксанынчы елга барып җиткән кешеләргә.

АКШ Президенты Рональд Рейган яратып сөйли торган бер анекдот чынбарлыктан артык ерак тормый иде. Рейган исә болайрак сөйли: «СССРда автомобиль сатып алу өчен, аванс түләп, ун ел чиратта торырга кирәк. Һәм менә бер сатып алучы аванс кертә һәм аңа: «Булды, ун елдан соң машинагызны алырга килерсез», – диләр. «Иртәнме, көндезге яктамы?» – дип сорый теге. «Ун елдан соң иртә белән көндезнең ни аермасы бар?» – диләр. «Иртән сантехник килергә тиеш иде», – ди мескен». Анекдот инде бу, билгеле. Әмма сантехник чакырып, өйгә китертү совет чорында могҗизага тиң иде. Үзең ремонтлап куйыйм дисәң, су краны табу сантехник китертүдән дә кыенрак. Хәер, ул вакытта краннар бик гади иде. Мин үзем, резиннан кисеп «прокладка» ясап, бер генә кран ремонтламадым. Авыл өендә аның краннары да бик юк иде инде, чөнки су кермәгән, бәдрәф урамда…

Менә боларны искә алсак, совет чорының матди тормыш дәрәҗәсендә сагынырлык нәрсәләр бик юк иде үзе. Маршрут автобусына бер аяк белән эләксәң, Арчага 30 километрны бер сәгать газап эчендә бара идең. Колеялы таш юлдан шыплап тулган автобус бик әллә ни кызу элдерә алмый иде. Үзбушаткыч йөк машинасының кузовында утыз градуслык салкында җилләп кайту (җил синең аша үтәли йөри андый вакытта, кузовта үзең генә булмыйсың, бер-береңә сыенып җылынасың) бер дә гаҗәп тоелмый иде.

Совет чорында хөрлек, ирек тә бик юк иде. Рәсми рәвештә иң ирекле, иң гадел ил – совет иле дигән пропаганда каннарга сеңгәнче үткәрелде. Пропагандистлар үзләре дә аңа бик ышанып бетмиләр иде, билгеле. Рабинович турындагы анекдот белән иллюстрацияләп була ул чактагы пропагандага ышанычны. «Рабиновичны капиталистик илгә командировкага җибәрәләр. Бераздан ул җитәкчеләргә «Мин ирекне сайладым» дигән кыска гына телеграмма юллый. (Хәзерге яшьләр телеграмманың нәрсә икәнен аңлыйлармы икән соң? Телеграм белән бутамыйлармы икән?) Хезмәт коллективында шунда ук партия җыелышы җыялар. Ватанны саткан Рабиновичны камчыларга һәм нәтиҗәләр ясарга ниятлиләр. Җыелышның уртасында Рабинович килеп керә. Тынлык урнаша. Ниһаять, телеграмма авторы: «Минем телеграмманы ничек аңлавыгыз миңа бик кызык тоелды», – ди.

Укучылар дөрес аңласыннар: автор һич кенә дә хәзерге чорга мәдхия җырларга теләми. Хәзерге тәҗрибә белән совет чорына кайтсак, без, мөгаен, законны бозмыйча гына ничек акча эшләргә, ничек автомобиль алырга икәнлеген белер идек. Бар иде аның мөмкинлекләре, бар иде. Совет кешесенең күпчелеге аларны файдалана гына белмәде. Әйтәләр бит әле: «Гомерең ахырына якынлашканда, син аны ничек башларга кирәк булганын аңлыйсың», – дип. Чынлап та, шулай ул. Совет кешесендә эчкерсезлек, самимилек көчле иде, бар нәрсәне дә акча белән бәяләү гадәте юк иде. Килешик: сагынырлык нәрсәләр болар. Темага күп нәрсә язарга ниятләгән иде автор, әмма мәйдан беткән икән инде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү