Татарстанда яшь укытучыларга елына бер тапкыр 50шәр мең сум биреләчәк

Яшел Үзән районында яшь укытучыларга бер тапкыр 50шәр мең сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев белдергән, дип яза “Татар-информ”.

“Районда яшь педагогларга елына 50 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Муниципаль дәрәҗәдәге премия бу, – дигән район хакимияте башлыгы Дәүләт Советының Мәгариф. мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты белән Мари Иле Дәүләт Җыены Социаль үсеш комитетының уртак утырышында.

Түләү мәктәпләрдә эшли башлаган яшь педагогларга, шулай ук 3 ел дәвамында эшләүче укытучыларга декабрь аенда күчерелә. Акча муниципаль бюджеттан биреләчәк.
Шул ук вакытта Михаил Афанасьев педагогларга даими нигездә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барын да эшләячәген әйткән.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районы хакимияте башлыгының бер тапкыр түләү буенча башлангычын хуплап, чараны башка муниципалитетларга да кертергә тәкъдим иткән.


Фикер өстәү