Руслан Ибраһимов: «Безгә өлкән буыннан гел «эләгә»

Талант дип без беркемне дә кабатламаган шәхесне атыйбыз. Рәссам Руслан Ибраһимов та гадәти булмавы белән игътибарны җәлеп итә. Аның Тукае да, Вафирәсе дә, замандашлары да үзгә. Руслан – буяуны чәчрәтеп ясаучы рәссам-портретчы. IТ-парк диварындагы Бәшир Рәмиев, Казан кирмәнендәге Алтын Урда музее бизәлеше – аның хезмәтләре. Рәссам белән якыннан танышырга да вакыт җиткәндер, шәт.

Руслан, рәссамга яшәү җиңелме?

– Бер мизгелгә бу сорау миңа бик җиңел, гади кебек тоелды. Чыннан да, тормыш-булмышым үземә ошый, димәк, яшәве дә җиңел. Ә тирәнрәк казына башласаң, башка төрле фикерләр килә. Яшәүнең җиңеллеге яки авырлыгы синең нәрсә белән шөгыльләнүеңә бәйле түгел. Күбрәк холкыңа бәйле. Әйтик, кайбер кешеләрнең тормышы җитеш, муллыкта яшиләр, әмма аларга гел авыр. Андый кешенең тынычлыгы юк, башында мең төрле уй, ул үзенә һәрвакыт борчу, проблема таба. Ә сәнгать, иҗат – камил дөньяга ишек (портал) бит ул. Шуңа күрә, иҗат иткәндә, борчу, проблемалар югала. Сәнгать синең бөтен тискәре энергияңне юып ала. Мөгаен, шуңа рәссамнар бәхетлерәктер.

Яшәү авыр булса, сәбәбен нидән күрәсең?

– Аның сәбәбе психологик җитлегүгә бәйледер. Әйе, кайчакта авыр була, әмма аңа мин үзем гаепле. Әйтик, каядыр барырга кирәк, ә мин бармый калам, нәрсәдер балактан тота. Карьера өчен ниндидер адымнар ясарга кирәк, ә мин тыелып калам. Шуннан үзең өчен сәбәбен ачыклап, үзеңне җиңәргә, алга барырга тырышасың. Элегрәк борчулар күп булды. Ул чакта, бәлки, мин бәхет өчен тумаганмын, дип тә җавап биргән булыр идем. Акрынлап яшь белән, тәҗрибә туплау бәрабәренә күңелдә тынычлык урнаша. Мин тормышымны иҗатка, рәсем сәнгатенә багышладым. Хатыным да мине рәссам булганга сайлады (елмая).

Бер рәссам, танылу һәм баю өчен яһүд милләтеннән булырга кирәк, диде. Килешәсеңме?

– Миңа калса, танылу өчен үзеңне кабул итү кирәктер. Ә калганнары алай ук мөһим түгел. Бездә шундый стереотип яши инде ул, имеш, татар булып дөньяга чыгып булмый. Рәссам ул – ярлы кеше, дигәне дә бар әле. Миңа мөһим түгел алар, үз фикерләрем, уйларым күпкә мөһимрәк.

Синең алымыңны, ягъни буяуны чәчрәтеп ясауны Татарстанда кабул иттеләрме?

– Татарстанда иҗатымны кабул иттеләр дип уйлыйм. Кешеләргә минем стиль, дөньяны кабул итү рәвешем ошый. Үземчә дөньяның, кешеләрнең эчке дөньясының матурлыгын күрсәтергә тырышам.

Татарстанның зур гына объектларының бизәлешендә катнашкансың икән. Әйтик, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк диварын бизәгәнсең. Андый эшкә алыну конкурс аша башкарыламы?

– IT-парк өчен Бәшир Рәмиев портретын ясау бик үзенчәлекле заказ булды. Анда конкурс булмады. Архитектура компаниясе минем рәсемнәрне караган да, әлеге бина өчен шушы стиль кулай була, дип тапкан. Заманча, хайтек стиле дип әйтик. Мин дә килештем. Ул гына түгел, тагын бер объект бизәлешендә катнаштым әле мин һәм аның белән бик тә горурланам. Ул – Казан кирмәнендәге Алтын Урда музее. Аның ике диварында Алтын Урда образларын иҗат иттем.

Тукай, Нурихан Фәттах портретлары үзенчәлекле. Киләчәктә шушы юнәлештә эшләвеңне дәвам итәчәксеңме?

– Портрет юнәлешендә эшләүне үземнең миссиям итеп тоям. Булдыра алганнарның барысын да сурәтләп калдырасым килә. Бу – барыннан да бигрәк, татар шәхесләре. Мөгаен, күбрәк үземнең замандашларым портретларына алынырмын. Аларны тарихта калдырырга кирәк дип уйлыйм. «Ями мьюзик» төркемен, Эльмир Низамовны, Эльмира Кәлимуллина портретларын ясадым. Әле эшлисе эшләр бик күп.

Бер кызыкмы, кызганычмы хәлне сөйлим әле. Бер галимнең, синең башкарудагы Тукай портретын сатуда күргәч, хәтере калган. Беренчедән, син Тукайны буяуны чәчрәтеп ясап түбәнсеткәнсең, икенчедән, сатуга куеп. Өлкән яшьтәге абзый фикеренчә, Тукай сатылмый. Ни диярсең?

– Өлкән буынны мин бик хөрмәт итәм, киң карашлы фикерләренә колак салам. Әмма ул сыйфат барысында да булмый шул. Шуңа күрә, өлкән буынны тыңласаң, мәдәният алга китми, дигән фикердә ныграк торам. Хәзерге вазгыятькә килгәндә, мин бүгенге Татарстан вәкиле булуым белән бик горурланам. Заманча мәдәният бездә алга киткән. Рәдиф Кашапов, Мубай, Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, минемчә, алар – генийлар. Һәм аларга олы буын вәкилләреннән гел «эләгә». Ләкин алар – безнең ышанычыбыз.

Иң зур хыялың нинди?  

– «Дисней» кебек татар мегакорпорациясен төзер идем. Анда минем, гомумән, барлык милләттәшләремнең хыяллары чынга ашар иде. Мәсәлән, минем кино төшерәсем килә. Бу җәһәттән башта төрле уйлар, планнар бар. Мультфильмнар ясар идем, китаплар чыгарыр идем, комикслар.

Милли рәсем сәнгатендә иң зур проблема нинди?

– Иң зур проблема ул – милләт булмаудыр. Милли үзаңлы татарлар күп түгел. Заманча сәнгатьне дә бик аз кеше аңлый һәм күрә. Әйткәнемчә, Нурбәк Батулла – гений. Яшь килеш «Алтын битлек»кә лаек булган шәхес, иҗатчы. Әмма аның спектакльләренә кемнәр генә йөри соң? Бөтен Казанында бер йөз кеше бардыр иҗатын аңлаучы һәм шәхес буларак кадерләүче. Бәлки, ике йөздер… Милли заманча сәнгатьне аңлаучылар әнә шулкадәр инде ул. Ә калганнар үткәннәрдә яшидер төсле. Аларга баянда уйнау, милли биюләр кирәк. Ә бит милләтне үстерергә кирәк. Үткәннәр белән генә яшәргә ярамый бит.

Казанда иң яраткан урының?

– Мөштәри урамы бик ошый. Ул калкулыкларда урнашкан, урам бер күтәрелә, бер түбән төшеп китә. Бик рәхәт урын.

Руслан Ибраһимов турында 7 кызыклы факт

–  Бәләкәй чакта мин күп чирләдем. Ел саен диярлек хастаханәдә ятып чыга идем. Кайсы елны берничә тапкыр дәваланырга туры килә иде.

– Беренче институтны тәмамлый алмадым, аннан мине беренче курсны тәмамлаганчы ук кудылар. Чөнки укырга теләк булмады. Анда архитектура юнәлеше булса да, күбрәк төзелеш өлкәсенә, инженериягә карый иде, ә миңа иҗат кирәк. Шуңа күрә икенче академиягә укырга кердем.

– Соңгы эшемнән киткәч, мин үземә беркайчан да беркемгә дә эшләмәскә рөхсәт иттем. Бер тапкыр гына шушы максатымны бозарга туры килде. Анысы да хыялымны тормышка ашыру өчен. Казанга күченер өчен дизайнер булып урнаштым. Казан минем хыялым иде. Ул эштә бер ел да эшләмәдем.

– Фатирдан фатирга күченгәндә, бер рәсемемне югалттым. Урладылар, ахры. Бәлкем, танылгач, бер килеп чыгар әле.

– Казанга күченгәч, энекәш белән туган телне яхшырак өйрәнү өчен, сөйләм клубын оештырдык. Аның оештыручылары, ягъни без татарча иң начар белүчеләр идек. Бу клубның икенче максаты да булды. Без анда фикердәшләрне таптык. Мин иң якын кешем – хатынымны очраттым. Шуннан соң клуб эшчәнлеге тукталды.

– Академиядә монументаль сәнгать бүлегендә укыдым, әмма ул юнәлештә эшләмәдем. Дөрес, дустым белән башта шушы юнәлешкә керешеп карадык, әмма ошамады. Ник дигәндә, син заказчыга бәйле, ә алар һәрвакыт ниндидер «отстой» тели. Монда хыялга бернинди мөмкинлек юк. Шуннан мин станок сәнгатен сайладым. Бер тапкыр гына, искиткеч заказ килгәч, алындым. Бу Алтын Урда музеен бизәү иде. Анда миңа тулы ирек бирделәр. Искиткеч булды.

– Унынчы факт – ничек рәссам булып китүем турында. Бәләкәйдән атлар ярата идем. Мин үскән Себер шәһәрендә атлар бөтенләй юк. Шуннан миңа аларны ясарга туры килде. Атлар белән хыялланып, күп итеп ясагач, сан сыйфатка әйләнде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү