Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 12 кешенең гомере өзелгән

Бу турыда су коену сезонына багышланган матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Бу елның башыннан республика сулыкларында барлыгы 12 кешенең гомере өзелде, 34 кешене коткара алдык. Узган елның шушы ук чорында 9 кеше батып үлгән, 20 кешене коткарылган булган. Су коену сезоны 1 июньдә генә башланса да, дүрт көн эчендә Тукай һәм Биектау районнарындагы сулыкларда һәм Казансуда өч кеше батып үлде. Эссе көннәр башлануга, кешеләр тизрәк сулыкларга ашыкты, – диде белгеч.
Соңгы арадагы фаҗигаләр, көннәр эссе торса да, су температурасының җылынып бетмәве белән бәйле икән.

– Һава температурасы +30 градустан артып китсә дә, әлегә суның өске өлеше генә җылына башлады. Төгәлрәк әйтсәк, аның өске өлеше +18 градус булса, ярты метрдан түбәнрәк өлешендә температура кисәк кенә төшә. Бу исә организмга бик нык йогынты ясый, туңуга, көзән җыеруга китерә. Моны соңгы арадагы фаҗигаләр раслады, – дип сөйләде Юрий Венедиктов.


Фикер өстәү