Россиянең иң кечкенә буйлы кызы мәктәп тәмамлаган (ВИДЕО)

Курск өлкәсендә Россиянең иң кечкенә буйлы кызы Полина Скорик мәктәпне тәмамлады, дип хәбәр итә РИА Новости төбәк Мәгариф министрлыгы мәгълүматына сылтама белән.

Россиянең иң кечкенә кызы Полина Скорик Курск өлкәсенең Глушков районы Глушков урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлаган.

Полинаның буе 80 сантиметр гына. Аның сирәк очрый торган авыруы – аноксетик дисплазия, Россиядә бердәнбер очрак.

Мәгариф министрлыгында Полинаның «Менеджмент» юнәлеше буенча читтән торып укырга керергә җыенуы хакында да әйткәннәр.

Мәктәп директоры Андрей Романчиков сүзләренчә, Полина башлангыч мәктәпне тәмамлагач, әнисе кызны төрле фәннәрне уку өчен башка балалар белән беррәттән сыйныфтан сыйныфка күчә алмас дип борчыла. Шуңа күрә Полина укыган сыйныф бер кабинетка гына беркетелгән. Ә сыйныфташлары исә һәрвакыт Полинага ярдәм иткәннәр.

 


Фикер өстәү