Җылынганчы, кермәскә! Дүрт көн эчендә өч кешенең суда бату сәбәбе нидә? 

Татарстанда су коену сезоны ачылып та өлгермәде, инде суга бәйле бәла-казалар килеп чыга башлады. 21–24 май аралыгында гына да республика сулыкларында өч баланың гомере өзелде.  Иң кечкенәсенә 7 яшь булса, иң олысы – 18ен генә тутырган яшь егет.

Җәй айларын ничек кенә көтеп алсак та, елның-елында хәвеф-хәтәр, фаҗигаләре белән дә күңелдә кала алар. Бу чорда гомерләрен суга салучылар да елдан-ел арта бара. Бу хакта су коену сезонына багышланган матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов та искәртте.

– Бу елның башыннан республика сулыкларында барлыгы 12 кешенең гомере өзелде, 34 кешене коткара алдык. Узган елның шушы ук чорында 9 кеше батып үлгән, 20 кеше коткарылган булган, – дип сөйләде ул.

Фаҗигаләрнең иң күп очрагы җиһазландырылмаган һәм рөхсәт ителмәгән урында су коенучылар арасында теркәлгән. Ә соңгы арадагы фаҗигаләр, көннәр эссе торса да, суының җылынып бетмәвенә бәйле икән.

– Су коену сезоны 1 июньдә генә башланса да, дүрт көн эчендә Тукай һәм Биектау районнарындагы сулыкларда һәм Казансуда өч кеше батып үлде. Эссе көннәр башлануга, кешеләр тизрәк сулыкларга ашыкты. Асылда, һава температурасы +30 градустан артып китсә дә, әлегә суның өске өлеше генә җылына башлады. Төгәлрәк әйтсәк, аның өске өлеше +18 градус булса, ярты метрдан түбәнрәк өлешендә температура түбән була. Бу исә организмга бик нык йогынты ясый, туңуга, көзән җыеруга китерә. Моны соңгы арадагы фаҗигаләр раслады, – ди Юрий Венедиктов.

Кайда һәм ничек ярый?

Белгеч сүзләренчә, быел республика районнарында барлыгы 39 комлык эшләчәк. Моннан тыш, комлыклар 9 ял итү базасында һәм 3 балалар лагеренда да ачылачак.

– Быел без Арча, Югары Ослан, Алабуга, Әгерҗе, Алексеевск районнарында һәм Чаллы шәһәрендә яңа комлыклар ачу эшләрен башкарырга ниятлибез, – дип хәбәр итте ул.

Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, республика халыкның җәйге ялын куркынычсыз итү өчен барын да эшләргә тырыша. Калганы исә кешенең үзеннән тора. Күп очракта фаҗига гади генә кагыйдәләрне үтәмәвебез аркасында була. Шуңа да аларны тагын бер кат искә төшерү комачауламас.

– Төп кагыйдә – спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң суга керергә, хәтта сулыклар янында торырга да ярамый.

– Якын-тирәгездә җиһазландырылган комлык булмаса, әмма бик тә су коенасыгыз килсә, су төбендәге комның катылыгына, чисталыгына игътибар итегез. Артык текә ярлы урыннарга кермәскә тырышыгыз.

– Су иртән һәм кич белән ныграк җылына. Белгечләр тәүлекнең шушы вакытларында коенырга киңәш итә. Төнге сәгатьләрдә, томанлы вакытта суга керү катгый тыела.

– Суда озак тормаска тырышыгыз. 15–20 минуттан чыгып, бераздан яңадан кергән очракта тәннең суыну һәм көзән җыеру ихтималы кимрәк булачак.

– Үз көчегезгә ышанмасагыз, ярдан ерак китмәгез. Йөзгән вакытта арыйсыз икән, аркагызга ятып ял итегез.

Юрий Венедиктов әти-әниләргә аерым мөрәҗәгать итте:

– Зинһар, балаларыгызга су коену кагыйдәләрен кат-кат аңлатыгыз, үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез. Мин шулай ук һәр әти-әнигә баласын йөзәргә өйрәтергә киңәш итәр идем. Йөзә белү – тормышта иң кирәкле күнекмәләрнең берсе ул, – диде белгеч.

Белеп торыгыз!

Коткару постлары булмаган куркыныч урыннарда су коенган өчен Татарстанның Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсе нигезендә 1000 сумнан алып 1500 сумга кадәр штраф каралган.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү