Май аенда татарстанлылар махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә 350дән артык посылка җибәргән

1 майдан Татарстанның почта бүлекчәләре хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 352 посылка кабул иткәннәр. Гомумән алганда, Россия буенча мондый җибәрүләр саны 10 000 данә тәшкил итә.

Бушлай посылкаларны Татарстанның теләсә кайсы 1111 почта бүлекчәсендә рәсмиләштерергә мөмкин. Операторга посылканы ачык килеш тапшырырга кирәк. Бер кеше рәсмиләштерә алган посылкалар саны чикләнмәгән, әмма һәрберсенең авырлыгы 10 килограммнан ким булырга тиеш.

Бөтен илдән килгән посылкалар Мәскәү почтасының логистик үзәгенә эләгә. Монда почта аларны – Оборона министрлыгы вәкилләренә, ә алар аны адресатларына тапшыралар.

Хәрби хезмәткәрләргә посылкаларны бушлай җибәрү кагыйдәләре турында тулы мәгълүматны Россия почтасының контакт-үзәгендә 8-800-100-00-00 телефоны буенча белешергә мөмкин.


Фикер өстәү