Узган ел йомгаклары буенча, Татарстанда яшәүчеләр саны 4 миллионнан артып киткән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, соңгы елда республикага рәсми төстә 115 меңнән артык кеше өстәлгән.
Кайбер районнарда халык саны 20 проценттан күбрәккә арткан. Белгечләр әйтүенчә, Татарстан, икътисадының нык үсүе сәбәпле, мигрантларны да күп җәлеп итә.
Рәсми статистика буенча, ел башына төбәгебездә 4,002 миллион кеше яшәгән. Шул ук вакытта туучылар саны кимү теркәлгән. Узган елда Татарстанда 36,7 мең бала туган, 48,8 мең кеше вафат булган.
Татарстанның 25 районында халык саны арткан, 20 районында кимегән. Питрәч районыннан тыш, барлык районнарда туучыларның үлүчеләргә караганда кимрәк булуы күзәтелә. Казанда һәм Чаллыда гына туучыларның берникадәр артуы теркәлгән.