Кәефне нәрсә кыра? Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләштеләр

Сөт сатып алу бәясе төшү шәхси хуҗалыкларда сыерларны киметүгә китермәсме? Җитәкчелек бу уңайдан нинди ярдәм тәкъдим итәргә уйлый? Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шәхси хуҗалыкларга ярдәм һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Төп доклад белән чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, Татарстандагы мөгезле эре терлекләрнең өчтән бер өлеше (261, 3 мең баш, шуларның 101 меңе – сыерлар) шәхси хуҗалыкларда асрала. Шунысы кызык: эре хуҗалыкларда сыер саннары кимегәндә, республикада 2005 елдан бирле беренче тапкыр шәхси хуҗалыкларда сыер саны 511 башка арткан. Ләкин менә савып алынган сөт күләме буенча гына мактана алмыйлар. Шәхси хуҗалыклар бер елга бер сыердан уртача 3,5 мең кг сөт савып ала. Чагыштыру өчен, эре хуҗалыкларда бу күрсәткеч 7 мең килограммнан артып китә. Ленар Гарипов хуҗалыкларга азыкны терлек азыгы әзерләү үзәкләреннән алырга киңәш итте. Дөрес сайланган азык ике атна эчендә тәүлеклек савымны 4–5 килога арттыра, диде.

– Эре хуҗалыклардагы һәм шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең продуктивлыгы арасында аерма зур. Без кечкенә чакта, киресенчә, шәхси хуҗалыктагы сыердан 10 литр сөт савып алалар иде. Ул вакытта колхозда 4–5 литр сөт була торган иде, – дип аптырады статистика мәгълүматларына комитет рәисе Азат Хамаев. – Мондый чыгымнар чыгаруның мәгънәсе дә калмый.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов исә совет заманында мондый югары продуктив терлекләр булмавын, ә колхоз маллары белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыкныкыларга игътибар зуррак булуын әйтте.

Ленар Гарипов шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да искә төшерде. Аерым алганда, сыер, кәҗә һәм 3 яшькә кадәрге бияләр асраганга, сөтчелек өчен мини-фермалар төзүгә, токымны бозаулар һәм таналар алуга бирелә торган субсидияләр турында әйтте. Быел кош-корт үстерүчеләрне дә сөендермәкчеләр. Моның өчен бюджеттан 70 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Экология комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев игътибарны соңгы елларда фермерларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары аз булуга юнәлдерде. Әйтик, 2020 елда аларга 1,4 млрд сум дәүләт ярдәме бирелгән булса, быел нибары 114 млн сум гына.

– Мондагы программаларның күпчелеге федераль казнадан финанслануны аңлыйм, ләкин мондый караш булганда, федераль үзәктән ярдәм турында сөйләргә туры килми, – диде ул.

Аңа каршы Ленар Гарипов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының төрле программаларның суммасын үзгәртеп торуын әйтте. Кайвакыт теге яки бу грантка дәгъва кылучылар саны кимеп киткән очракта, республика министрлыгы да бер программага билгеләнгән акчаны икенчесенә күчерүне сорый.

Ярдәм чаралары булып торса да, комитет утырышында катнашучылар ел башыннан сөт сатып алу бәяләренең төшүен дә игътибарсыз калдыра алмады.

– Сөткә бәя төшкәннән соң, халыкның кәефен сораштыгызмы яки Росстат тикшерүләре уздырылдымы? Баш саннары сакланамы әле, түбән тәгәрәмәдеме? – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов Ленар Гариповка.

Аңа җавап итеп, министр урынбасары: «Баш саннары саклана, ләкин кешеләрнең кәефләре… начар», – диде.

– Бу тенденция бөтен республика буенча күзәтелә. Баш саннарын саклап калсыннар өчен, районнар, авыл хуҗалыгы идарәләре, авыл советлары белән сөйләшәбез. Мондый хәл беренче генә тапкыр түгел инде. 2006, 2010 һәм 2018 елларда шулай булган иде. Базардагы вазгыять көзгә тотрыкланырга тиеш. Һәрхәлдә, Россиядәге сөт эшкәртүче зур заводлар шулай дип вәгъдә бирә. Терлекләрне саклап калырга өметләнәбез, – диде Ленар Гарипов.

Вазгыятьне искә алып, министрлык, авыл хуҗалыгы оешмаларына сөт сату чыгымнарын каплар өчен субсидия сорап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә, республика бюджетыннан 523 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Субсидияләрне мартта һәм  апрельдә сатылган сөт өчен алырлар дип ниятлиләр. Ленар Гарипов әйтүченчә, акчаларны июньдә бирергә планлаштыралар.

Ярдәм – саннарда

  • Биш һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга мини-ферма төзер өчен – 300 мең сум, сигез һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга 600 мең сумга кадәр акча бирелә. Шартлары: программада катнашучылар мини-ферманы ярты ел эчендә төзеп бетерергә һәм аннан соңгы елда сыер санын арттырырга һәм аны биш ел сакларга тиеш.
  • Токымлы бозаулар һәм таналар сатып алган очракта, 60 һәм 70 мең сум күләмендә ярдәм чарасы каралган.
  • Бер сыер асраучыларга – 2 мең, ике сыерга – 3 мең, өч һәм аннан күбрәк сыерга 4 мең сум акча бирелә.
  • Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү