Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе кысасында концерт узды

Иске Канга авылындагы концертның мактаулы кунаклары Әстерхан өлкәсе губернатор администрациясе җитәкчесе Павел Паутов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев булды.

Павел Паутов авыл халкын төбәк башлыгы Игорь Бабушкин исеменнән котлап, күпмилләтле Әстерхан өлкәсе өчен Сабантуй — биредә яшәүче барлык халыкларның уртак бәйрәме булуын әйтте.

Васил Шәйхразиев Иске Канга авылында Татарстан артистлары куйган концерт ачылышында Йолдыз авылына ярдәм итү турында сөйләде. Искәртеп узабыз, янгыннан соң Бөтендөнья татар конгрессы гуманитар ярдәм җыеп, Йолдызга илтте.

– Бирегә мин Курган өлкәсеннән килдем. Йолдыз авылында 223 йорт янып, көлгә әйләнде. Җиде кеше вафат булды. Йортларның мичләре генә басып калган. Әби-бабаларыбыз «Бөтен өмет өлкә җитәкчелегенә һәм татарларга», — ди. Биргән сәдакаларыгыз өчен рәхмәт. Әле алда башкарасы зур эшләр бар. Аллаһ боерса, ерып чыгарбыз. Бу авылны барлык татар дөньясы күтәреп чыгачак, — диде Васил Шәйхразиев.

Иртәгә Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Кунакларны милли тәм-томнар, Россиядә бердәнбер дөя ярышы, көрәш, ат чабышлары, уеннар һәм башка күп мавыктыргыч чаралар көтә.


Фикер өстәү