Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыр Раил Нургалиев: Бу минем 38 нче машинам

Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында уза торган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры исеменә Раил Нургалиев лаек булды.

— Сабантуй — татар халкыбызның көтеп алынган иң зур бәйрәме. Бик матур Сабан туе булды, чөнки монда безнең Рәис Рөстәм Нургалиевич килде. Ул бәйрәмне ачып җибәрде һәм безнең көрәшне карады. Көрәшкә төрле төбәкләрдән: Әстерхан, Краснодар, Молдава, Татарстаннан бик күп егетләребез килде. Бик көчле көрәш булды. Татарстаныбызның иң алдынгы егетләре җыелган иде. Җиңүче булып калдым, Аллага шөкер. Мин бик бәхетле. Авыл Сабан туенда өченче тапкыр отканмындыр. Бу минем 38 нче машина», — диде Раил Нургалиев.

Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителде.


Фикер өстәү