Җырчылар ТМТВ премиясенең кызыл келәменнән узды

Күптән түгел «Пирамида» концертлар залында ТМТВ премиясе тапшыру тантанасының кызыл келәм өлешеннән башланып китте. Татар музыкаль телеканалы хезмәткәрләре Назлыгөл Сөнгатова һәм Байбулат күтәренке кәефтә артистларны бер-бер артлы каршы алды.

Биредә зәвыклы, заманча, бер-берсенә бер дә ошамаган образлар тәкъдим ителде. Кара-алсу төстәге костюм кигән яшь романтик җырчы исеменә лаек Марат Яруллин да, аягына калош киеп, авыл халкы киеменнән килгән блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевләр дә бар иде.

Артистларның кайберәүләре кызыл келәмгә хәтта этләре белән дә килде. Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина шулар исәбендә, күрәсең. «Минем беркайчан да шундый зур этем юк иде. Әмма шушы Арс исемле эт белән фотосессия ясаганда, безнең арада чын мәхәббәт барлыкка килде, миңа бик ошады. Шуңа күрә дә кызыл келәмгә дустым белән килергә булдым», — диде кыю образдан килгән җырчы Дилә Нигъмәтуллина.

Быел исә TMTV музыкаль премиясе сигезенче тапкыр уза. Бу юлы 30 артист бүләкләнәчәк.

Диана Карпова


Фикер өстәү