«Рубин» командасы футбол буенча Беренче лиганы отты

Казанның «Рубин» футбол клубы 27 майда вакытыннан алда Беренче лига җиңүчесе булды.

Рәшит Рәхимов командасы 33 нче турда Махачкаланың «Динамо»сын 2:0 исәбе белән җиңде һәм 68 очко җыйды. Шулай итеп, казанлылар Калининград «Балтика»сыннан дүрт баллга узып китте.

Йомгаклау турында казанлылар Мәскәүнең «Родина» командасы белән уйнаячак.


Фикер өстәү