Алексей Песошин сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады

28 май – Химиклар көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Татарстан күп гасырлардан килгән данлыклы фәнни традицияләргә, сәнәгатьтә зур мөмкинлекләргә ия, – диелгән котлауда. – Илнең икътисадын үстерүне тәэмин итә бу. Республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре (кайберләре Европа һәм Россия күләмендә иң зур предприятие булып тора) базарга көндәшлеккә сәләтле яңа продукция төрләре белән чыгуны дәвам итә, авыл хуҗалыгыннан алып хәрби-сәнәгать комплексына кадәр, икътисадның барлык тармаклары белән элемтәләрне ныгыта. Тармакның тел-теш тидергесез эшләве югары квалификацияле меңнәрчә белгеч һәм галимнең көндәлек тырыш хезмәтенә, үз һөнәренә чиксез тугрылыгына, югары дәрәҗәдә оешканлыгына бәйле. Хезмәткә ихтирам, белемгә, даими үсүгә омтылыш, бөтен көчеңне биреп эшләргә тырышу яшь химиклар өчен иң мөһиме булып торырга тиеш.

Бүген Россия сәнәгате гади генә булмаган чор кичерә. Кыенлыклар республиканың химия предприятиеләренә дә кагыла. Әмма мөмкинлекләр чоры да бу. Химия предприятиеләре һәм фәнни учреждениеләр хезмәткәрләренең бай тәҗрибәсе, фәнни һәм җитештерү мөмкинлекләре килеп туган кыенлыклардан уңышлы чыгып, сәнәгать, халык өчен кирәкле продукция җитештерүне кыска гына вакыт эчендә җайга салуга ярдәм итә.

Үз тормышын химия тармагы белән бәйләүчеләрнең һәркайсына нык сәламәтлек, тотрыклылык, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!»


Фикер өстәү