«Параллель» дөнья: чит илдән кертелгән көнкүреш техникасын сатып алганда ничек алданмаска?

Әле кайчан гына көнкүреш техникасын сайлаганда «Samsung», «LG», «Bosch» ише чит ил брендлары кәттә булып саналса, бүген сатучылар «Атлант», «Sonik», «Midea» кебек җитештерүчеләрне мактый. Кибет киштәләре икегә бүленгән: бер якта – безнекеләр, икенче якта – параллель импорт. Чит илдән кайтарылган телевизор, суыткычларны алучы бармы? «Параллель импорт» тамгасы сугылган кер юу машинасы сатып алганда ничек алданмаска? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бер «яшь»лек импорт

– Бүген генә ике телевизор, бер микродулкынлы мич саттым, – ди башкаладагы көнкүреш техникасы кибетләренең берсендә эшләүче Марат Гыймадиев. – Узган елгы кыенлыклардан соң, ниһаять, зур кибетләр җанлана башлады. Без көн дәвамында сигез-ун консультант эшлибез. Элек сатып алучыларга ярдәм итәргә өлгермәсәк, хәзер кергән бер кеше артыннан йөрибез. Халык безгә акрынлап килә башлады. Дөрес, күбрәк арзанлы товарларга өстенлек бирәләр. Кибет киштәсендә үзебездә һәм безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләрдә җитештерелгән көнкүреш техникасы да, параллель импорт буенча кайтканы да бар. Тик соңгысына шикләнеп карыйлар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр илдән 500гә якын чит ил компаниясе киткән яки вакытлыча эшен туктаткан. Кибетләр бушап калмасын өчен, узган ел Россиядә параллель импорт гамәлгә керде дә инде. Моңарчы рәсми дилерлар чит ил брендларын Россиягә җитештерүче яки товар билгесен куллану хокукына ия булучының рөхсәте белән генә алып кайта ала иде. Ә параллель импортта мондый ризалык кирәкми. Товарны арадашчы ролен үтәүче өченче илләр аша алып кайталар. Бу хәзер Россиягә урау юллар аша чит илдән теләсә нәрсә кайтарырга ярый дигән сүз түгел, әлбәттә. Рөхсәт ителгән товарларның аерым исемлеге бар. Ул илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан төзелгән һәм даими үзгәртелеп тора. Параллель импорт буена кертелгән барлык товарлар да оригиналь һәм сертификатлы булырга тиеш. Россиядә ул 2023 елның азагына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.

– Көнкүреш товарларына ихтыяҗ арту ул – әлбәттә, икътисадның яхшыруы билгесе, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Тик Татарстанстат мәгълүматларына караганда, куллану базары үсеш кичерми әле. Без артка тәгәрәүдән генә туктадык. 2023 елның гыйнвар – март айларын узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, куллану базары азрак, тәгаен әйтсәк, 0,3 процентка кимегән. Быелның апрель – май айларында көнкүреш техникасы һәм электроникага бәяләр бераз төшү дә әлеге базарны җанландырып җибәрде. Моңа соңгы арада фатир һәм йортларда ремонт ясаучылар арту да өлеш керткән, дип уйлыйм. Агымдагы елның беренче яртысында торак төзүчеләр – 8,6, ә булганын ремонтлаучылар 37 процентка арткан. Билгеле булганча, мобилизация игълан ителгәч, халык, акчасын әрәм-шәрәм итмичә, саклап тота башлаган иде. Бүген исә без акрынлап кесәдәге акчаны кирәк-яракка файдалануга күчәбез.

Белгеч әйтүенчә, узган елның июнь азагыннан гамәлгә кергән параллель импортның тәүге нәтиҗәләре билгеле инде.

– Көнкүреш техникасы өлкәсен алсак, 2022 ел йомгаклары буенча илдә барлык сатылган смартфоннарның 19 проценты,  ноутбукларның 41 проценты параллель импортка туры килгән. Былтыр параллель импорт буенча 1,5 миллиард долларлык смартфоннар һәм ноутбуклар сатылган.

Чаллыда эшләнгән

Тик параллель импорт базарының икенче ягы бар: теге яки бу бренд илдән чыгып киткән икән, димәк, аның продукциясенә җитештерүчедән гарантия дә калмый. АКШ Үзбәкстанга дип җитештергән суыткыч бездә ватылса, «параллель» техниканы Үзбәкстанга илтәсеме? Бу сорауны кибетчеләргә бирдек.

– Бер дә гарантиясе булмаган товарлар юк, әлбәттә, – ди «Ситилинк» интернет-кибетләр челтәренең гарантия мәсьәләсенә бәйле сораулар буенча белгече Людмила. – Бездә, мәсәлән, товарга гарантия вакыты аның кайсы фирманыкы булуына бәйле. Мисал өчен кер юу машинасын алыйк. Хәзер «Samsung»ка бер ел гарантия бирелә. Россиядә аның техник хезмәт күрсәтү (сервис) үзәкләре эшли әле. Гарантияне дә алар бирә. Ә менә «LG»га шулай ук бер ел, әмма кибет гарантиясе генә каралган. Техника сатып алганнан соң ике атна эчендә ватылса, элеккеге тәртип буенча, аның акчасын кайтарырга яки шундый ук төзек товарга алмаштырырга мөмкин. Әгәр күңелсез хәл ике атна үткәннән соң килеп чыга икән, кер юу машинасын сервис үзәгенә алып китеп төзекләндерәчәкләр. Иң күп гарантия үзебездә һәм безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләрдә җитештерелүче техникага бирелә. Мәсәлән, Белоруссиядән кайтартылган «Атлант» яки Кытайның «Centek» кер юу машиналарына гарантия вакыты – өч ел.

Көнкүреш техникасы кибете хезмәткәре Марат Гыймадиев әйтүенчә, паралелль импорт буенча кайткан товарларның кимчелекле яклары шактый.

– Чит илләр аша товар алып кайту кыйммәткә төшә. Шуңа күрә безгә техниканың искергән модельләрен җибәрәләр. Мәсәлән, моннан өч-дүрт ел элек үк сатуга чыккан «Samsung» кер юу машинасы Кытайда җитештерелүче яңа буын «Midea» техникасы белән бер үк бәя – 50 мең сум тирәсе тора. Әмма соңгысы күпкә заманчарак. Ул керне пар белән дә юа, машина барабанын үзе чистарта. Безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләрдән кайткан яңа брендлар әлегә чагыштырмача арзан. Тик бу вакытлыча гына. Хәтерләсәгез, заманында «Haier» көнкүреш техникасы да очсыз иде. Моннан ике-өч ел элек 30–35 мең сум торган кер юу машиналары бүген 70 мең сумлык чикне дә узып китте инде. Өстәвенә, «Haier» үзебездә – Чаллыда чыга. Параллель импорт буенча кайткан көнкүреш техникасына бер ел гарантия бирелә. Сервис үзәкләре запас частьларны Үзбәкстаннан кайтарта. Димәк, техника ватылса, төзекләндергәнне озак көтәсе була.

Акчалы җир буш тормас

«Параллель» товарларның кыйммәткә төшүен башкалада узган «Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum»да Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та билгеләп үтте. Җыенда хәбәр итүләренчә, Пакьстан Татарстанда спорт товарлары җитештерә башлаячак. «Республикада мондый товарларга ихтыяҗ бармы?» – дип кызыксынды журналистлар.

– Бүгенге шартларда теләсә нинди сәнәгать отышлы. Күреп торасыз, параллель импорт кыйммәтләнә. Чөнки аның бәрабәренә арадашчылар кесә калынайтып калырга тырыша. Шуңа күрә үзебездә мөмкин кадәр күбрәк сәнәгать булдырырга кирәк, – диде Шамил Агеев.

Бу көннәрдә параллель импорт исемлеген кыскартырга җыенулары да билгеле булды.

– Ихтыяҗ булган товарларга гына параллель импорт булырга тиеш, – дип белдерде Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. – Шуңа күрә җитештерүче рөхсәтеннән башка илгә кертелүче брендлар исемлеге кыскартылачак. Ул моңарчы да өч тапкыр оптимальләштерелгән иде инде. Безнең төп бурычыбыз илдәге җитештерүчеләргә уңайлы шартлар булдырудан гыйбарәт. Ил базарында үзебезнең товарлар арткан саен, параллель импорт исемлеге кимеп барачак.

Товар «упкын»ыннан котылдык

Параллель импорт буенча кайткан товарларга гарантия бирүнең хокукый яклары һәм әлеге төр продукциянең әһәмияте турында «ВТ» хәбәрчесенә Мәскәүдә урнашкан Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе рәисе Артем Соколов сөйләде:

– Параллель импорт буенча кайткан товарларга гарантия һәм аның вакытына бәйле сораулар канун нигезендә билгеләнмәгән. Шуңа күрә узган ел сәүдә эшенең сыйфатын саклап калу өчен, Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясенә керүче оешмалар үзләре альтернатив юл белән кайтарылган товарларга бер ел гарантия бирү тәкъдиме белән чыкты. Ул хәзер дә үз көчендә. Товарга гарантия бирү күзлегеннән караганда, сатып алучы өчен телевизор яки чәйнекнең кибеткә кайсы юл белән кайтып җитүендә бернинди дә аерма юк. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон һәркем өчен бер үк. Ритейлерларга (ваклап сатуны оештыручы компанияләр. – Ред.) исә эшләренә үзгәрешләр кертергә туры килде. Шул исәптән илгә теге яки бу товарны керткәндә, аңа гарантия бирү һәм сервис хезмәте күрсәтүгә киткән чыгымнарны да исәпкә алалар. Эш шунда ки, параллель импорт очрагында, әгәр сүз илдән киткән брендлар турында бара икән, гарантия хезмәте элеккеге кебек җитештерүчедән түгел, ә сатучы кесәсеннән башкарыла.

Ничек кенә булмасын, параллель импорт механизмы узган җәй ахырында кайбер төр товарларга барлыкка килгән кытлыкны юкка чыгарырга ярдәм итте. Кибет киштәләрендә Россия һәм БДБ илләрендә җитештерелгән продукция артса да, безне товар «упкын»ыннан нәкъ менә параллель импорт коткарды. Аңа бүген дә ихтыяҗ бар. Моның өчен интернет-кибетләрнең сайтларына кереп карау да җитә. Санкцияләр һәм тыюларга да карамастан, параллель импорт теләсә кайсы брендны, димәк, оригиналь продукцияне сатып алу мөмкинлеген тәэмин итә. Кибет киштәсендә сайлап алу мөмкинлеге булу үзе дә ни тора!

Белгеч фикере

Булат ЗАКИРОВ, «ВТ» юристы:

– Гомуми кагыйдәләр нигезендә параллель импорт буенча кертелгән товарларга башка товарларга карата гамәлдә булган шундый ук таләпләр кагыла. РФ Гражданлык кодексының 495 нче маддәсе нигезендә сатучы товар турында бөтен кирәкле мәгълүматны бирергә тиеш. Сатып алучы товарны карарга, аның үзлекләрен тикшерергә һ. б. хокуклы. Шулай ук сатучыга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы закон да кагыла. Әлеге закон нигезендә, сатып алучы сыйфатсыз товар акчасын кире алырга, аны сыйфатлысына алмаштырырга һ. б. хокуклы. Әмма кулланучылар хокуклары дәүләт тарафыннан яклануга карамастан, параллель импорт буенча кертелгән (бигрәк тә кыйммәтле) товарларны һәм гомумән товар сатып алганда, саклык чараларын үтәргә кирәк:

– товарны яхшы, абруйлы һәм сыналган сатучылардан гына алыгыз;

– сатучыдан өстәмә мәгълүмат сорарга кыенсынмагыз;

– артык кызыктыргыч булып тоелган тәкъдимнәргә ышанмагыз;

– теге яки бу товарны алганчы, әлеге төр марка һәм модель бармы-юкмы икәнен тикшерегез;

– килешү төзегәндә, барлык шартларны, бигрәк тә якларның җаваплылыгына һәм гарантия йөкләмәләренә кагылышлы нигезләмәләрне игътибар белән укыгыз.

Эльвира Вәлиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү