Түләүле аборт: ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер?

Соңгы ун елда Россиядә аборт ясату очраклары ике тапкыр диярлек кимегән. Әмма белгечләр, тынычланырга ярамый, дип кисәтә. Ник дигәндә, бала төшертү очраклары тормышыбызда әледән-әле күзәтелеп тора, ди алар. Шуңа депутатлар абортларга каршы көрәшүнең яңа ысулын уйлап тапкан. Абортны түләүлегә әйләндерергә тәкъдим итә алар. Бу закон ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Шәхсинеке дә күренсен

Билгеле булганча, бүген аборт мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы буенча бушлай күрсәтелә торган медицина хезмәтләре рәтенә керә. Россия Дәүләт Думасы депутатлары аны шушы исемлектән алып, бала төшертүне түләүле ясарга тәкъдим итә. Проект авторларының берсе – депутат Виталий Милонов фикеренчә, бүген Россиядә абортлар санын киметү өчен күрелгән чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Яңа тәкъдимгә исә зур өметләр баглый алар.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин фикеренчә, абортларны түләүле итү белән беррәттән, шәхси медицина оешмалары эшен дә контрольгә алырга кирәк. Яшерен-батырын түгел, бүген бала төшертү очракларының күбесе нәкъ менә шуларда ясала.

– Дәүләт дәвалау оешмаларында хатын-кызны аборт ясату ниятеннән кире кайтарырга тырышалар. Безнең һәр хатын-кыз консультациясендә махсус кабинет эшли. Әгәр хатын-кыз, кыен хәлдә калып, аборт ясатырга җыена икән, аның белән иң беренче чиратта психолог эшли. Аңа уйларга бер атна вакыт бирелә. Шуннан соң гына ахыргы карар кабул ителә. Ә хатын-кыз, шушы бер атна эчендә шәхси клиникага барып, бернинди киртәләрсез аборт ясата ала. Аны анда колач җәеп каршы алачаклар. Чөнки шәхси клиникалар өчен аборт – иң беренче чиратта керем чыганагы. Алар әле баланы төшертеп кенә калмыйча, йөккә уза калсаң, тагын кил, дип озатып та калырга мөмкин. Бу очракта иң куркынычы шул: без статистиканы тулысынча күреп бетерә алмыйбыз. Шәхси клиникаларда күпме аборт ясала? Шуңа күрә дәүләт оешмалары белән шәхси клиникалар арасында элемтә, мәгълүмат алмашу булырга тиеш, – дип саный министр.

Хатын-кыз консультациясендә алып барылган аңлату эшләренең  нәтиҗәлелеген саннар да дәлилли.

(акцент) Узган ел, анда эшләүче табибларның киңәшләренә колак салып, 44 меңнән артык хатын-кыз аборт ясатмаска булган. Ел дәвамында исә Россиядә барлыгы 400 меңнән артык бала төшертү очрагы теркәлгән. Соңгы ун елда илдә аборт ясату очраклары ике тапкыр диярлек кимегән. Татарстанда узган ел барлыгы 12,5 мең аборт ясалган. Шуларның яртысы – хатын-кызның сәламәтлеге начар булу аркасында, тагын шуның кадәре – хатын-кызның үз теләге белән.

Яңа закон проекты соңгысын киметүне күздә тота да инде. Шулай да Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов бу үзгәрешнең уңай нәтиҗә бирәчәгенә шикләнеп карый. Аның фикеренчә, безнең илдә нәрсәнедер тыю белән генә бернигә дә ирешеп булмый.

– Абортларны түләүлегә калдырсалар, илдә законсыз рәвештә бала төшертү очраклары артачак. Өстәвенә, бүген җәмгыятьтә «Тәнем үземнеке, нәрсә телим, шуны эшлим» дигәнрәк караш яшәп килә. Абортларны кисәтү өчен, гаилә сәясәтен ныклабрак алып барырга, балаларга кечкенәдән үк «гаилә кыйммәтләре» дигән төшенчәне сеңдерергә кирәк. Моның өчен мәктәпләргә совет чорындагы кебек гаилә нигезләре дәресен кире кайтарырга кирәк. Анда гаиләнең рухи кыйммәтләреннән башлап интим мөнәсәбәтләргә кадәр барысы да җентекләп аңлатылса, илдә аборт ясату кебек үкенечле  хәлләр дә сирәгрәк күзәтелер иде, – дип саный ул.

Тәнкыйтьләргә ашыкма

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә яшәүче өч хатын-кызның берсе (29%) бер тапкыр булса да аборт ясаткан. Моннан җиде ел элек уздырылган шундый ук сораштыруда болай дип җавап бирүчеләр саны өч тапкыр кимрәк булган. Шунысы да бар: вакыт аралыгында илдә бала төшертүгә каршы булучылар саны 4 проценттан 13 процентка җиткән.

Казан федераль университеты клиникасындагы акушерлык бүлегенең югары категорияле акушер-гинекологы, медицина фәннәре кандидаты Резедә Шәрипова фикеренчә, аборт ясатырга карар кылган хатын-кызны тәнкыйтьләргә ашыкмаска кирәк. Ник дигәндә, тормышта төрле хәлләр була.

– Аборт ясатырга килүчеләр арасында төрле яшьтәге хатын-кызлар очрый. Һәркайсының моңа үз сәбәбе бар. Көчләү кебек куркыныч күренешләр дә еш очрый. Мондый хәлгә юлыккан хатын-кыз, әлбәттә, иң беренче чиратта көмәненнән котылырга теләячәк. Без хатын-кызларның күбрәк бала табуын, бала төшертү очракларының кимүен телибез, билгеле. Әмма хатын-кызның сайлау хокукы да булырга тиеш, – ди белгеч.

Хатын-кызның үз теләге белән ясала торган абортларның тамырына балта чабарга тырышуларны да ике яклы пычак дип саный ул. Бер яктан, илдә туучылар саны елдан-кими бара һәм бу демографик упкынны башкача бетерү мөмкин дә түгел кебек. Икенче яктан, абортларны тулысынча түләүле итү белән илдә баласыннан халык медицинасы ысуллары, идән астыннан эш итеп ятучылар ярдәме белән котылырга маташучылар саны да артырга мөмкин, дип фаразлый белгеч. Ә монысы икеләтә куркыныч.

– Илдә бала төшертү очраклары кимесен дисәк, иң беренче чиратта, халыкның, бигрәк тә балаларның сексуаль белем дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Балаларга җенси мөнәсәбәтләрнең асылын өйрәтергә, моны пропагандаларга кирәк дигән сүз түгел бу. Аларга бу күренешне куркынычсыз итүнең әһәмияте, контрацепция чаралары турында аңлатырга кирәк. Ата-аналар да баласы белән андый темага сөйләшергә оялмасын иде, – ди Резедә Шәрипова.

«Ике-өч елдан да беленә»

Аборт хатын-кыз организмына ничек тәэсир итә? Аннан соң кабат йөккә узып буламы? Шул сораулар белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш репродуктологы Фирая Сабировага мөрәҗәгать иттек.

– Аборт хатын-кыз организмында нинди эз калдыра?

– Бала төшерткәннән соң, организмда ялкынсыну башланырга, кан китәргә мөмкин. Бу адымга барган хатын-кыз, андый хәлләр күзәтелмәгән икән, димәк, бар да яхшы узган, аборт организмга бернинди зыян салмаган, дип уйлый. Кызганыч, бу алай түгел шул. Абортның тискәре нәтиҗәләре бала төшерткәннән соң ике-өч ел вакыт узгач та килеп чыгарга мөмкин. Аналыкның лайлалы тышчасы зарарлану аркасында, аңа кысырлык куркынычы яный. Эндокрин система эшчәнлеге дә бозылырга мөмкин. Ник дигәндә, аборт ясаганда, гормоннарга зур зыян килә. Болар берсе дә эзсез калмый. Шуңа бәйле рәвештә бала төшерткән хатын-кызның матдәләр алмашы, күрем циклы бозылырга, гәүдә авырлыгы кимергә мөмкин. Аборт салган психологик яра исә барыннан да авыррак.

– Әле бер тапкыр да бала тапмаган хатын-кыз аборт ясатса, ул киләчәктә әни була алачакмы?

– Аборт ясаганда кулланылган заманча ысулларның организмга зыяны азрак. Шуңа күрә бала төшерткән хатын-кыз еш кына кабат йөккә уза ала.

– Соңгы арада сезгә мондый мөрәҗәгать белән килүче хатын-кызлар саны арттымы, кимедеме?

– Бәхеткә, соңгы елларда бала төшертү очраклары кими бара. 1990 нчы еллар белән чагыштырганда, мондый күренеш ике тапкыр кимеде, дип әйтергә була. Бүген хатын-кызларның күбесе үз сәламәтлеген ныклап кайгырта, контрацепция чаралары куллана. Шулай да абортлар әле дә күзәтелә. Аны, гадәттә, инде бер тапкыр бала тапкан хатын-кызлар ясата. Икенче-өченче йөклелеген өзүчеләр шактый һәм бу борчуга сала. Ник дигәндә, алар инде яшь-җилкенчәк түгел, шуңа саулыкларына салкын караулары аңлашылып бетми. Форсаттан файдаланып, гүзәл затларга мөрәҗәгать итәсем килә: бала тапкач ук, табиб белән саклану чаралары турында киңәшләшергә кирәк. Юкса бала тапканнан соң күреме кабат килә башламаган килеш тә яңадан йөккә узып куючылар шактый.

– Ничек уйлыйсыз: абортларны бушлай ясамый башласалар, бала төшертү очраклары кимерме икән?

– Абортларны тыю мәсьәләсендә андый рухтагы талпынышлар безнең илдә моңа кадәр дә булгалады. Аларның ни белән тәмамлануын яхшы беләбез. Ул, иң беренче чиратта, криминаль абортлар саны артуга китерә. Бу исә – сәламәтлеге какшаган, бала төшертү аркасында гомере өзелгән хатын-кызлар саны да артачак дигән сүз. Илдә «коры закон» кертелгәч тә, шундый ук хәл күзәтелде бит. Эчкечеләр саны кимемәде, халык сыйфатсыз, ялган аракы эчеп кырылды. Шуңа күрә абортка кагылышлы законны да кабул итүләренә каршы мин. Илдә бала төшертүләр саны кимесен өчен, контрацепция чараларын пропагандаларга кирәк. Хатын-кыз баланы калдырыргамы-юкмы дип түгел, йөккә-узаргамы юкмы дип уйларлык булсын.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Динебез абортны ананың гомеренә куркыныч янаган очракта гына ясарга рөхсәт итә. Калган очракларда аны ясау кеше үтерү белән бер дәрәҗәдәге гөнаһ санала. Хәдистә дә: «Баланы алдыру – зур гөнаһ», – диелә. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Шуңа күрә нинди генә кыен хәлдә калсаң да, баланың гомерен саклап калырга тырышырга кирәк. Коръәни Кәримдә дә: «Шайтан сезне ачлык белән куркытыр. Ләкин белегез: ризыкны бирүче шайтан түгел, ризыкны бирүче – Раббыбыз Аллаһ», – диелә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү