Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде, бу хакта «ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» хәбәр итә.

28 майда көндез һәм кич белән Татарстан яшенле яңгырлар, көчле җил 20-25 м/с һәм хәтта эре боз яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе халыкны электр линияләре янында булмаска, пыяла витриналардан, тәрәзәләрдән, реклама стендларыннан ераграк торырга чакыра. Суднолар хуҗаларына да суга чыгу белән саграк булырга кирәк.


Фикер өстәү