Казанда дустын үтерүдә шикләнелгән кешене тоткарлаганнар

Полиция хезмәткәрләре 28 яшьлек Казан кешесен үтерүдә шикләнелгән 35 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Яшь кешенең гәүдәсен кичә Казанның Восстания урамындагы йортларның берсендә тапканнар.

Фаразлар буенча, дуслар арасында низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә 35 яшьлек ир-ат дустының күкрәгенә һәм аркасына пычак белән кадаган. 28 яшьлек ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.


Фикер өстәү