Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркия Президентын сайлауда җиңүе уңаеннан котлады

Татарстан Рәисе, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркия Президентын сайлауда җиңүе уңаеннан котлады.

“Төркия Республикасы Президентын сайлауда җиңүегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез, – диелгән котлау телеграммасында. – Узган сайлау йомгаклары илдә яшәүчеләр арасында тел-теш тидергесез абруйга ия булуыгыз, Сезнең җитәкчелектә аларның актив төстә эшләргә һәм стратегик социаль-икътисадый бурычларны хәл кылуга әзер булулары турында сөйли. Ватандашларыгызның Төркия дәүләте язмышын һәм үз киләчәген Сезгә ышанып тапшыруы бүгенге дөньяда моңарчы күрелмәгән тотрыксызлык шартларында – аеруча мөһим, һәм бу, көчле, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, киләчәкне алдан уйлап эш итүче, талантлы сәясәтче буларак, какшамас абруегызны тагын бер кат раслый. Сезгә чын күңелдән биек үрләр, Төркия дәүләтен ныгыту һәм үстерү эшендә барлык стратегик максатларыгызга ирешүегезне, халкыгыз файдасына армый-талмый эшләвегезне телим!

Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр кысасында Татарстан-Төркия хезмәттәшлегендә күпкырлы мөмкинлекләрнең үсүен һәм алга таба да уртак тырышлыгыбыз белән аларның нәтиҗәле төстә тормышка ашырылуына ышанам. Тугандаш халыкларыбыз арасында төрле яклы элемтәләрнең тынычлык һәм үзара аңлашуны ныгытуга мөһим өлеш кертәчәгенә ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим!”.


Фикер өстәү