29 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Хәрби автомобильче көне

Ел саен 29 майда РФ Хәрби көчләре хәрби автомобильче көне билгеләп үтелә. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Бу көнне 1910 елда Санкт-Петербургта беренче автомобиль ротасы оештырыла. Ротаның төп бурычы – рус армиясенең автомобиль частьлары өчен белгечләр әзерләү.

Россиянең таможня хезмәте ветераннары көне

Таможня хезмәте ветераннары көне – ул үзенең гомерен контрабандага каршы көрәшкә, илнең икътисадый мәнфәгатьләрен яклауга, заманча таможня хезмәте инфраструктурасын булдыруга багышлаган кешеләр бәйрәме.

Константинопольнең бетүе

1453 елның 29 маенда Византия империясенең башкаласы бөек Константинополь шәһәре солтан Мехмед II тарафыннан мәңгегә дөнья картасыннан юкка чыгарыла. Шәһәр Осман империясенең башкаласы була һәм Истанбулга  үзгәртелә.

Эверестны буйсындыру

1953 елның 29 маенда беренче тапкыр Эверест (Джомолунгма) буйсындырыла.  Тау башына менүчеләр Яңа Зеландия альпинисты Эдмунд Хиллари һәм Непал озатып йөрүчесе Норгей Тенцинг була. Эверест Һималай тауларында, Махалангур-Химал сыртында урнаша. Көньяк түбә (8 760 м) Непал һәм Тибет автоном районында (Кытай), Төньяк түбә (8 848 м) Кытай территориясендә ята.

Эскалатор

1900 елның 29 маенда Американың «Отис» компаниясе «Эскалатор» сәүдә маркасын терки. Ул Париждагы халыкара күргәзмәдә дөньяда беренче эскалаторны тәкъдим итә. Җайланманы җитештерүгә патент 1892 елның мартында ук  уйлап табучы Ж.Рено тарафыннан алына, ә «Отис» компаниясе эскалаторлар чыгара һәм кулланышка кертә башлый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү