Мариларның Әгерҗедә узачак Семык бәйрәменә чакыралар

Мари халкының Семык бәйрәме 3 июнь көнне Әгерҗе районы Пеләмеш авылында узачак.

Марилар мәдәнияте фестивалендә 3000нән артыграк кунакны һәм катнашучыны бәйрәм боткасы, мариларның башка милли ризыклары белән сыйлану, этнографик утарлар, марийларның көнкүреше белән танышу һәм башка бик күп чаралар көтә.

Шушы ук көнне кызлар арасында – “Чевер марий удыр” чибәрлек һәм талант, егетләр арасында – “Марий Патыр” көч-егәрлек бәйгеләре уздырылачак.

Бәйрәм чараларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Мари Иле Республикасы башлыгы Юрий Зайцевның катнашуы көтелә.

 


Фикер өстәү