Татарстан гаиләләрнең муллык дәрәҗәсе буенча иң шәп 20 төбәк исәбенә кергән

Татарстан Республикасы узган ел йомгаклары буенча гаиләләрнең муллык дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында 16 нчы урынга чыккан. Рейтингны “РИА Новости” экспертлары төзегән.

2022 елда Татарстанда ике балалы гаиләнең иң кирәкле минималь чыгымнардан соң калган акчасы – аена уртача 45 552 сум, бер балалы гаиләнеке – 59 020 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта рейтингта республика янәшәсенә Мәскәү өлкәсе (15нче урында) һәм Камчатка крае (17нче урында) “кунаклаган”.
Тагын бер кат искәртәбез: рейтинг Росстат мәгълүматлары нигезендә минималь чыгымнардан соң калырга мөмкин булган акча калдыгы буенча исәпләнгән.

Россия буенча исә уртача хезмәт хакы алып эшләүче ике балалы гаиләдә тормыш өчен иң кирәкле минималь чыгымнардан соң аена 52,3 мең сум артып кала.

Рейтингта “иң-иңнәр” бишлегенә Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы һәм Санкт-Петербург кергән. Ә иң начар күрсәткечләр – Псков һәм Иваново өлкәләре, Дагыстан, Калмыкия, Ингушетия, Кабарты-Балкар республикаларына карый. Соңгы ике төбәктә минималь чыгымнардан соң хезмәт хакы калмау гына түгел, җитми дә (-203 сум һәм +7,3 мең сум).


Фикер өстәү