Куркыныч диагноз куелган ана ДЦПдан интегүче улын  үтергән

Марсель муенына пычак белән кадаганнан соң шундук түгел, ә хастаханәдә җан биргән.

Башкортстанның Ленин районында 64 яшьлек хатын-кыз, үзенә начар диагноз куелганнан соң, ДЦП авыруыннан интегүче Марсель исемле 30 яшьлек улының ялгыз калуыннан куркып, аны үтерергә кирәк иткән. Бу хакта “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Шулай итеп, ана улының муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Марсель шундук түгел, бәлки “Ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә китерелгәч кенә җан биргән.

Шуннан соң ана кеше үзенә кул салмакчы булган. Хастаханәгә китерелгәч, берәр тәүлек чамасы кома халәтендә ятканнан соң 28 майда вафат булган.

Хәзерге вакытта Тикшерү идарәсе авыру ирнең үлеме һәм әнисенең хастаханәгә китерелүе буенча барлык нечкәлекләрне ачыклый.


Фикер өстәү