Казанда яшәүче бер ир, яшь хатынын бала тудыру йортыннан каршы алу өчен, алимент буенча бурычын түләп бетергән

Казанда яшәүче бер ир, яшь хатынын бала тудыру йортыннан каршы алу өчен, алимент буенча бурычын түләп бетергән. Ул үзен эзләүгә биргәннән соң гына бурычын каплаган. Бу хакта Prokazan Федераль суд приставларының Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына хәбәр итә.

Ир балигъ булмаган баласына алиментын озак вакытлар буе түләмичә, приставлардан качып йөргән, телефоннан шалтыратучыларга, хатларга җавап бирмәгән.

Шушы вакыт эчендә ул икенче тапкыр гаилә корып җибәргән. Инде килеп, яшь хатынын яңа туган сабые белән бала тудыру йортыннан алырга кирәк булган. Шунда үзен, эзләнелә торган кеше буларак, полиция бүлегенә алып китмәсеннәр өчен, приставларга үзе мөрәҗәгать итеп, 367 мең сум күләмендә бурычын түләгән.


Фикер өстәү