Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Руслан Нигъмәтуллин өстәмә сайлауның башлангыч йомгаклары буенча тавыш бирүдә алда бара

Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Руслан Нигъмәтуллин Чаллы шәһәренең 20 нче Электротехник округында өстәмә сайлауның башлангыч йомгаклары буенча тавыш бирүдә алда бара. Тавыш бирү кичә узган.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренә караганда, Нигъмәтуллин сайлаучыларның иң күп тавышын (74,44%) җыйган. Икенче урында – Татьяна Мухина (6,87%). Адель Вахитов кандидатурасын сайлаучыларның 4,75%ы, Александр Быков – 4.47%, Илнар Сираев – 4,16%, Ирек Зыятдинов кандидатурасын – 2,45%ы хуплаган.

Сайлауда шәһәрнең Электротехник округында теркәлгән сайлаучыларның 19,42%ы катнашкан.
28 майда автомобиль төзүчеләр шәһәрендә VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда тавыш бирү өчен 24 сайлау участогы ачылган. Өстәмә сайлау үткәрү депутат Олег Коробченконың вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителүенә бәйле: ул узган елның 15 июненнән Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры булып эшли.


Фикер өстәү