“Экояз” бәйгесендә җиңүчеләрне 8 июньдә бүләкләячәкләр

Бу хакта “Татар-Информ”да узган очрашуда Татарстанның Экология һәм табигать министры урынбасары Егор Тарнавский җиткерде. Быелгы бүләкләү башкача форматта уза. Җиңүчеләрне “Урам” экстрим паркына җыячаклар.

– “Экояз” республика бәйгесе ахырына якынлаша. Узган шимбә дә иң актив район-шәһәрләрне бүләкләдек. Аларга истәлекле призлар, кубоклар һәм сертификатлар тапшырылды, – ди ул. – Иң активлар исеме Кукмара, Биектау районы һәм Казан шәһәренә эләкте.
Министрлыкның экологик белем бирү бүлеге башлыгы Ольга Артемьева “ЭкоЯз” бәйгесенең 2016 елдан бирле үткәрәбез, ди.

– Ике ай эчендә районнарда 750дән артык чара үткәрелде. Кешеләр быелгы бәйгегә үзенчәлекле итеп әзерләнгәннәр. Кукмара районында үзәк китапханә янында агачлар утыртылды, хакимият хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрде. Минзәлә районында „Экоавтобус” экологик акциясе узды, – Ольга Артемьева.
Бәйге берничә номинациядә үткәрелә. Болар – “Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы муниципаль берәмлек». Шулай ук ”ЭкоЯз”бәйгесе кысаларында рәсемнәр дә ясап җибәрүчеләр булган.

– Сентябрь башында иң актив катнашучыларны балаларны җыячакбыз һәм җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкбез”, – ди Ольга Артемьева. – Ә инде “Иң яхшы гаилә” Санкт–Петербургка юллама белән бүләкләнәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү