Дөяләр чабышы, милли көрәш һәм этноавыл: XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе нәрсәләр белән истә калды?

Башкаларга охшамаганлыгын һәр елны дәлилләп тора ул. Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Әстерхан өлкәсенең Три Потока – Җәмәле авылында гөрләп узды. Әстерхан илнең 30 төбәгеннән 50 меңнән артык кунакны җыйды. Чабышлы, көрәшле, этноавыллы, җырлы-биюле милли бәйрәмдә «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.  

Иске Кангада – кичке Сабан туе

Бөтенроссия авыл Сабан туе татарлар яши тор­ган көньяк өлкәләренең берсе бул­ган Әстерхан ягында беренче тапкыр үткәрелде. Ике көнгә сузылган бәйрәм чаралары өлкәнең татарлар күпләп яшәгән авылларында барды. Сабан туе Нариман районының Иске Канга авылында кичке якта концерт белән башланып китте. Татарстан җырчылары һәм ансамбльләре Әстерхан халкына дәртле җырлары белән күтәренке кәеф бүләк итте. «Мондый зур тамашаны күргәнебез булмады», – дип сокланып калды авыл халкы.

Бәйрәмнең Иске Канга авылында башлануы очраклы түгел. 4 авылны берләштергән үзәктә 11 меңнән артык кеше яши. Аларның 5 меңнән артыгы – татар. Бирегә татарлар 1782 елда Казан губернасыннан күченеп килгән.
– Безнең авылда Сабан туе 2011 елдан бирле узмады. Җәмәлегә яки башка күрше-тирә авылларга бәйрәм итәргә бара идек. Бусын бик зарыгып көттек. Соңгы елларда бәйрәмнәр актив оештырыла башлады. Балалар гореф-гадәтләрне күреп үсә, җырларны ишетә, – диде авыл җирлеге башлыгы Рамил Каһарманов.

Бәйрәм кунакларын Әстерхан өлкәсенең вице-губернаторы Павел Паутов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев сәламләде.

Васил Шәйхразыев татар милләтен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән әстерханлыларны бүләкләде. Күркәм гадәте буенча сәхнәдән халыкны да җырлатты ул. Әстерхан татарлары «Күбәләгем»не көйләделәр.

Сизелеп тора: Әстерхан өлкәсе җитәкчеләре дә, анда яшәүче халык та Татарстанга хөрмәт белән карый. Халык белән аралашканда, балалары Казан­да белем алган, туганнары Татарстан­да яшәгән кешеләрне күп очраттык.

– Авылыбыз бик матур, зур мәчетебез бар. Халкыбыз тырыш, кулларыннан бар эш килә. Авылда Сабан туеның күптән узганы юк иде. Ә бит аның мәдәниятне, телне, традицияләрне саклауда роле зур. Татарстанда туганнарыбыз яши. Еш очрашып булмаса да, гел аралашып торабыз. Безнең өчен бик матур бәйрәм оештырганнар, аның тәэсире белән әле озак йөрермен дип уйлыйм, – дип сөйләде Иске Канга авылыннан Рузия Вәлиева.

Дуслык авылы  

Милли рухта бәйрәм икенче көнне җәелеп китте. Әстерхан шәһәреннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Җәмәле авылы – Бөтенроссия авыл Сабан туеның төп урыны булды. Бирегә илнең 30дан артык төбәгеннән халык җыелды. Җәмәле авылында Сабан туеның төп чаралары – милли уеннар, җыр һәм биюләр, ат чабышы, көрәш, капчык киеп йөгерү, аркан тарту һәм башка бәйгеләр узды.

Сабан туе мәйданчыгына керү белән кунакларны Этноавыл дип аталган 11 төрле халыклар ишегаллары каршылады. Һәр милләтнең үзенчәлекле мәдәнияте белән махсус корылган чатырларда танышырга мөмкин булды.

Милли утарлар буенча йөрибез. Җырлыйлар, бииләр, уен коралларында уйныйлар, милли ризыклары белән сыйлыйлар. Әнә төрекмән кызлары һәм апалары милли киемнәрдән халык биюен биеп тора. Башкорт утарында кымыз, бал белән сыйланырга кыстыйлар. Камыр ризыкларын да мулдан пешереп килгәннәр. Милли киемнәрен, уен коралларын да онытмаганнар. Татарстанны исә быел да Кукмара районы тәкъдим итте. Кукмара итегенә, савыт-сабасына сорау җитәрлек иде. Табаларын, киемнәрен хә­зер Әстерхан халкы да кулланачак, димәк.

Сабан туеның ачылу тантанасы һәм концерт төп сәхнәдә узды. Татарстаннан һәм Әстерханнан 900дән артык иҗади коллектив һәм артистлар чыгыш ясады. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша форматында узды.

Россиядә беренче!

Сабан туе мәйданчыкларын йөреп чыкканнан соң, бәйрәмне рәсми төстә Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.

– Сезне чын күңелдән үзебезнең иң яраткан Сабан туе бәйрәмебез белән котлыйм. Бүген мөһим вакыйга. Сабан туйларын башлап җибәрәбез. Бу Россиядәге беренче Сабан туе, үзебездә Татарстанда да булмады әле. Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Юрий улына, аның командасына зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәйрәм бик матур оештырылган. Килгән делегацияләргә, Әстерхан халкына да зур рәхмәт. Сабан туе  ул – сабан бәйрәме!  – диде Рөстәм Миңнеханов.

Игорь Бабушкин Әстерханда Сабан туеның һәрвакыт зурлап үткәрелүен әйтте.

– Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру – безнең өчен зур горурлык. Ул – безнең күпмилләтле өлкәбезне берләштерүче бәйрәмнәрнең берсе. Кадерле кунакларыбызны каршы алуыбызга шатбыз. Һәрберегезгә тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим, – диде өлкә башлыгы.

Киләсе Бөтенроссия авыл Сабан туе исә Пермь өлкәсе Барда районында узачак. Әстерхан башлыгы бәйрәмнең символы – «Тулпар ат»ны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга тапшырды.

Чабыштылар… дөяләр

Авыл Сабан туенда Россиядә бердәнбер (!) дөя чабышы да уздырылды.  Бу өлкәдә инде 20 ел дәвамында дөяләрне ярыштыралар икән. 2000 метр дистанциягә чабышта Әстерхан өлкәсе районнарыннан һәм Калмыкия Республикасыннан 18 җайдак катнашты. Ике чабыш нәтиҗәләре буенча финалга 10 кеше чыкты. Чемпион исемен Калмыкия Республикасыннан Дамир Дюсенбаев яулады. Дамирны җиңүгә Лада исемле дөясе алып килде. Ул 2 км араны 4 минут та 5 секунд эчендә үтте. Җиңүчегә бүләккә 200 мең сум акча бирелде.

Сабан туеның иң мавыктыргыч ярышы – ат чабышлары да булды. Быел ат чабышында Әстерхан өлкәсенең төрле төбәкләреннән 10 катнашучы көч сынашты. Борис Ванджаев һәм аның Сункар исемле аты беренче урынны яулады. Ат 2 чакрым дистанцияне 2.54.39 вакыт эчендә үтте.  Җиңүчегә Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин «Лада Гранта» автомобиленең ачкычларын тапшырды.

Бөтенроссия авыл Сабан туе кысасында авыл хуҗалыгы хайваннары һәм техника күргәзмәсе дә узды. Әстерхан төбәкләреннән 20дән артык фермер хуҗалыгы иң яхшы үгез, атларны, дөяләрне, сарыкларны, кәҗәләрне һәм төрле токымлы кошларны тәкъдим итте.

«Бу –  минем 38 нче машинам»

Җыр-бию яратучылар сәхнә тирәсендә булса, спорт яратучылар көрәш мәйданында иде. Кайсылары концерт караган, кайсылары тәм-томнардан авыз иткән арада, мәйданда батырлар бил алышты. Көне дә, көрәше дә кызу булды. Баш батыр исеме өчен 100 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендәгеләр генә көрәште. Төп приз өчен исә Татарстанның ике батыры: Раил Нургалиев белән Муса Галләмов бил алышты. Раил, Мусаны отып, абсолют батыр булып калды. Көрәшчегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге – «Лада Гранта» автомобилен тапшырдылар. Раил Нургалиев көрәш ярышыннан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Көрәшкә төрле төбәкләрдән: Әстерхан, Краснодар, Молдова, Татарстаннан бик күп егетләребез килде. Бик көчле көрәш булды. Монда Татарстаныбызның иң алдынгы егетләре җыелган иде. Җиңүче булып калдым, Аллага шөкер. Мин бик бәхетле. Бу – минем 38 нче машинам,  – диде көрәшче.

Әстерхан халкы мондый зур милли бәйрәмгә сусаган булган. (Моңа кадәр биредә ике тапкыр – 2008 һәм 2017 елларда федераль Сабан туе үткән иде.) Мәйдан бер секундка да тынмады, җыр-биюләр өзелмәде, бәйрәм рухы һәм кәефе һәр тарафта сизелеп торды. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татарлыкны, гореф-гадәтләрне, бәйрәмне онытмавын, аларны хөрмәт итүен һәм яшь буынга тапшыруын күреп сокланып кайттык.

* XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен 50 меңнән  артык кеше тамаша кылды.
* Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында узган бәйрәмгә Рос­сиянең 30 төбәгеннән кунаклар килгән иде.
* Иҗади программада катнашучылар саны – 900дән артык. Бу – Татарстан һәм Әстерхан өлкәсенең иң яхшы артистлары, сәнгать коллективлары.

* 70тән артык декоратив-гамәли сәнгать остасы үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Бөтенроссия авыл Сабан туе батырлары

 Яшьләр арасында:

60 кг үлчәү авырлыгы  – Сабир Асейнов (Чувашия);

80 кг үлчәү авырлыгы – Булат Яруллин (Татарстан);

110 кг үлчәү авырлыгы – Ражаб Магомедов (Әстерхан өлкәсе).

Ир-атлар арасында:

65 кг үлчәү авырлыгы – Леонид Савхаев (Калмыкия);

75 кг үлчәү авырлыгы – Айназ Тимиров (Татарстан);

85 кг үлчәү авырлыгы – Азат Габдрәшитов (Татарстан);

100 кг үлчәү авырлыгы – Элдар Хәмитов (Татарстан).

Абсолют үлчәү авырлыгында Раил Нургалиев җиңү яулады.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү