Лаеш районының Никольское авылында 31 нче тапкыр Каравон бәйрәме гөрләде

Бу авылда, мөгаен, иң өлкән яшьтәге әби-бабайлар да: «Менә без үскән чакта бар иде хәлләр…» – дип, элеккеге вакытларны исләренә төшереп маташмас. Булдыра да алмаслар. Нигә дисәгез, еллар түгел, гасырлар тузаны каплаган гореф-гадәтләр бөтен тирә-якны гөрләткән Каравон фестивале ярдәмендә инде күптән барыбызның да күз алдына. Өстәвенә ел саен яңалыклары да, осталыклары да арта тора.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Рәисе, шулай ук республика Хөкүмәте исеменнән сәламләргә һәм котларга килгән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да нәкъ шундый фикерен җиткерде.

– Бу бәйрәм ярдәмендә рус этносының үзенчәлекле мәдәнияте югалып калмый, киресенчә, елдан-ел аны белүчеләр, ихтирам итүчеләр арта гына бара. Күпмилләтле, 173 милләт вәкиле дус һәм тату яшәгән Татарстанда рус мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур әһәмият бирелә. Шунысы мөһим: мондый бәйрәмнәр берләштерә, менә бүген дә рус Каравоны татарларны, чуашларны, удмуртларны, мариларны һәм башка халыкларны җыйды, республика өчен билгеле вакыйгага әверелде. Фестивальнең географиясе дә киңәя. Илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә коллективлар килә, – диде парламент җитәкчесе. Фестиваль башланыр алдыннан парламент рәисе Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов белән бергә осталар ярминкәсен карады. Анда талдан үрелгән, балчыктан, каен тузыннан, күннән, тимердән һәм тукымадан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Быелгы кунаклар өчен иң зур сюрприз, мөгаен, борынгы аттракционнардан торган балалар һәм яшьләр паркы булгандыр. Аларны XVIII–XIX гасырларда уеп ясалган үрнәкләр буенча агачтан иҗат иткәннәр. Үзләре гади, үзләре кызык, әйтерсең лә ниндидер сер саклыйлар.

Берничә мәйданда барган концертларның иң саллысы, әлбәттә инде, «Халык артисты» проектында финалга чыккан җырчы Марина Девятова катнашканы булды. Кунаклар шулай ук Мәскәү дәүләт мәдәният институты белән Россия музыка академиясе хорын да бик яратып тыңлады. CKAZKI төркеме дә, рус халык җырларын заманча итеп, поп-музыка стиленә «төреп» бирде. Татарстан сәнгать осталары янәшәсендә илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 170тән артык коллектив чыгыш ясады. Алар арасында Удмуртия, Мари Эл республикаларыннан, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, шулай Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән килүчеләр бар иде. Әлбәттә инде, төп игътибарны алып торучы мәйдан  ул – әйлән-бәйлән аланы. Бу аланда бәйрәм итүчеләр, бөтен шартына туры китереп, чәнти бармакларны гына тотышып, «үрдәк адымы» белән генә әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Аңлашыла ки, фестивальнең максаты – Татарстанда рус фольклорына игътибарны арттыру, борынгыларның гореф-гадәтләрен саклау һәм җәелдерү булса да, беренче чиратта бу байлыкның барысын да яшь буынга җиткерү. Шуңа күрә дә балалар өчен оештырылган мәйданчыклар милли уеннар һәм мастер-класслардан шаулап торды. Монда гадәттәгечә алагаем зур батутларны күрәм, димә. Барысы да XVIII гасырларда бик популяр булган уеннар рәвешендә эшләнгән. Атта йөрүне дә һәркем яратып кабул итте. Бәләкәйрәкләре дә аптырап тормады, әти-әниләре белән атлы арба янынарак елышты.

Әлбәттә инде, бүген бер генә бәйрәмне дә сәүдәдән башка күз алдына китереп булмый. Авыл урамнары буйлап урнашкан ярминкә рәтләре бик бай. Балалар уенчыклар янында мәш килсәләр, өлкәнрәкләр күбрәк кием-салым янында бөтерелә. Төрле-төрле сувенирлардан күзләр камаша. Шунда ук төрле һөнәрләр, иконалар язу, кыңгырау чыңлатып карау, тимерчелек эшләре буенча остаханәләр оештырылган. Рус киемнәре күргәзмәсенә килеп чыгучылар борынгы заманда халыкның ничек киенгәнен бик кызыксынып өйрәнделәр. Тамак ачып китсә, мичтә пешкән тәм-томнарның исе ерактан ук үзенә ымсындырып торды.

Әйтергә кирәк, быелгы бәйрәмнең күзгә чалынып торган уңай яклары күп булды. Бу хакта Лаеш районы башлыгы үзе дә искә алып китте. «Узган ел әйтелгән тәнкыйть сүзләрен истә тотып, мәдәният йортын яңарттык, машина кую өчен җитәрлек урыннар әзерләдек», – диде ул. Әмма камиллеккә чикләр юк дигәндәй, киләсе бәйрәмдә арып-талып тамаша кылып йөргән халык өчен ял итү нокталары, сәхнәләр каршында концерт тыңлау өчен утыргычлар күбрәк булса, комачауламас иде кебек.

Тарих сөйли

Бәйрәмне 31 нче тапкыр үткәрелә дисәк тә, аның тарихы бик еракка, XVI гасырга барып тоташа. Димәк, 300 елдан артык тарихы бар дигән сүз бу. Элек ул изгеләштерелгән Николай Чудотворецның престол бәйрәменә өстәмә буларак үткәрелгән. Аннары татар халкындагы Сабан туе кебек үк язгы кыр эшләре тәмамлануны бәйрәм итү элементлары да өстәлгән. Бәйрәм өч көн дәвам иткән. Үзләренең яклаучыларына табынырга, туганнары һәм авылдашлары белән күрешеп сөйләшергә дип, элегрәк төрле якларга таралган шушы авыл кешеләре җыелган.

Совет хакимияте урнашкач, Каравон фольклор бәйрәме буларак уздырылып килсә дә, сугыштан соң диннәрне кысу сәясәтенә бәйле рәвештә, 1955 елдан бу бәйрәмне үткәрми башлыйлар. Узган гасырның туксанынчы елларында исә традицияне яңарталар. 1988 елда «Каравон» фольклор ансамбле оеша. 2003 елда Татарстан Президенты Указы белән бәйрәмгә дәүләт бәйрәме рәсми статусы бирелә. 2011 елдан ул Бөтенроссия рәсми статусын ала. 2011 елда «Каравон бәйрәме тарихы» музее ачыла. Хәзер исә Каравон – халыкның күмәк күңел ачу бәйрәме һәм Татарстанда яшәүче русларның фольклор вокаль һәм этнографик фестиваленә әверелде.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү