Ипотекага фатир алган кеше үзен банкрот дип игълан итсә, тораксыз калачак

Россиядә кредит буенча бурычларын вакытында түләп бара алмаучылар саны арткан. «Федресурс» бердәм федераль реестры белгечләре шулай дип ышандыра. Бурычы чабудан тартучыларның күбесе банкротлыкка чыга, ди алар. Быелның беренче кварталында гына да Россиядә 76 мең кеше үзен банкрот дип игълан иткән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 40 процентка күбрәк. Банкротлыкка чыгу нидән гыйбарәт соң?

Яшерен-батырын түгел, күпләр бу процедурага шикләнебрәк карый. Аны киләчәктә акчага бәйле күп кенә мөмкинлек-эшләргә киртә куючы келәймә итеп кабул итәләр. Белгечләр исә башка фикердә. Юрист Роман Архипов кредит буенча бурычларын түләп барырга көче җитмәгән һәм моны алга таба да башкара алмаячагын төгәл белгән кешегә үзен банкрот дип игълан итүдән дә яхшысы юк дип саный.

– Яшерен-батырын түгел, кредит буенча бурычын түләмәүчеләргә иртәме-соңмы коллекторлар белән эш итәргә туры килә. Хәлне моңа кадәр үк җиткермим дисәң, үзеңне банкрот дип игълан итүдән дә яхшысы юк. Тискәре яклары шактый булса да, матди авырлыклар аркасында кредитын түли алмаган кеше өчен бик яхшы коткару чарасы булып тора ул, – дип саный юрист.

Роман Архипов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта үз-үзеңне банкрот дип тануның ике юлы бар. Аның беренчесе – судсыз гына, икенчесе суд аша башкарыла. Бу ипотека кредитына да, кулланучыныкына да бер үк дәрәҗәдә кагыла.

Судсыз юл акчалата бурыч күләме кимендә 50 мең сум һәм күп дигәндә 500 мең сум тәшкил иткән кешеләргә туры килә. Бу – бик тиз, җиңел һәм, иң мөһиме, бушлай эшләнә торган ысул. Әмма үзеңне әлеге ысул ярдәмендә банкрот дип тануның берничә шарты бар. Моның өчен кешенең айлык түләүләр буенча бурычлары җыелган булу гына җитми. Кредит бирүченең, бу кешене судка биреп, суд приставларының аның бөтен милкен, исәп-хисап счетларын тикшереп тә берни тапмаган булуы кирәк. Шушы процедураларны үткәннән соң гына кеше, үзен судсыз гына банкрот итеп тануларын сорап, күпфункцияле үзәк аша гариза яза ала.

– Кредит буенча бурыч күләме 500 мең сумнан артып, аны ким дигәндә өч ай дәвамында түләмәгән кеше исә үзен суд аша гына банкрот дип игълан итә ала. Бу очракта эшне Арбитраж суды тарафыннан билгеләнгән финанс идарәчесе алып барачак. Суд аша үзен банкрот дип тануларын теләгән кеше иң элек шушы финанс идарәчесенә кайсы кредит бирүчегә күпме күләмдә бурычы барлыгы турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш, – ди юрист. – Финанс идарәчесе, кредиты буенча бурычлары җыелган кешенең судка мөрәҗәгать итәргә җыенуын хәбәр итеп, шушы кредит бирүче оешмаларга белдерү юллаячак. Алга таба ул, кешенең милке турында мәгълүмат туплап, аның, дөрестән дә, башка чарасы юклыгына инангач, Арбитраж судына мөрәҗәгать итү өчен гариза әзерләп бирәчәк. Судсыз гына башкарыла торган юлдан аермалы буларак, суд аша үзеңне банкрот дип тану – түләүле хезмәт. Моның өчен финанс идарәчесенә уртача 100–150 мең сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Суд аша үзеңне банкрот дип тану процессы алты айдан өч елга кадәр сузылырга мөмкин. Бар да кешенең ничә оешмага күпме күләмдә бурычлы булуына бәйле.

– Судка гариза тапшырганнан соң, беренче утырыш уза. Анда гаризаның нигезлеме-түгелме икәнлеге тикшерелә. Гариза нигезле дип танылса, шул көннән башлап, бурычлы зат үзенең милке, исәп-хисап счетларындагы акча белән идарә итә, яңа исәп-хисап счетлары ача, аларга кертемнәр кертә алмый. Болар белән аның исеменнән финанс идарәчесе шөгыльләнә. Алар кешене банкрот дип игълан итәр алдыннан аның бурычларын түләүгә тотылачак, – ди Роман Архипов.

Сүз уңаеннан, Арбитраж суды банкротлыкка чыгу турында гаризаны тикшерү барышында кешенең кайбер кырын эшләре дә фаш ителергә мөмкин. Яшерен-батырын түгел, банктан кредит алганда күпләр айлык керемен арттырып күрсәтергә тырыша. Моның өчен ялган 2-НДФЛ документы ясатучылар да шактый. Әмма кешене банкрот дип тану турында гаризаны тикшергәндә болар барысы да күренәчәк. Суд, әлбәттә инде, андый кешене банкрот дип танудан баш тартачак. Шул рәвешле бурычтан арынырга теләсәң, намусыңның да чиста булуы сорала.

Сорау – җавап

– Үзеңне ничә тапкыр банкрот дип игълан итәргә мөмкин?

– Биш елга бер тапкыр банкрот дип игълан итәргә рөхсәт ителә.

– Банкротлыкка чыккан кеше яңадан кредит ала аламы?

– Ала, әмма авырлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Ник дигәндә, банкротлыкка чыгу кешенең кредит тарихына тискәре йогынты ясый. Моннан тыш, банкрот дип игълан ителгәннән соң кеше алдагы биш ел дәвамында идарә белән бәйле вазыйфаларны башкара алмаячак. Үз эшен ачып, шәхси эшмәкәр буларак теркәлүдән дә мәхрүм булачак.

– Ипотекага фатир алган кеше үзен банкрот дип игълан итсә, ул бу торактан колак кагачакмы?

– Әйе. Ипотекага фатир алган кеше үзен банкрот дип игълан итәргә җыенса, аңа шушы торакны алырга акча биргән банк фатирны үзенә алачак, ягъни ул фатир банкротның милке булудан туктый.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү