Сынатмасын хәтер: бердәм дәүләт имтиханнары башланды

Кичә  11 нче сыйныф укучылары быелгы беренче сынауны – рус теленнән БДИ тапшырды. Казанның 183 нче гимназиясендә оештырылган имтихан пунктына укучыларның хәлен белешергә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде.

Елмаялар, көлешәләр… Күңелләрендә борчу булса да, имтихан тапшырырга килүче егет-кызлар  эчтәгесен күрсәтмәскә тырыша. Гимназия ишек төбендә үзенә күрә бер җылы мохит. Күбесе төнлә йоклый алмаган, шуңа да карамастан, кәефләре яхшы. Әти-әниләре өйдән тынычландырып җибәргән икән.

– Мине күтәренке кәеф белән имтиханга җибәрү өчен, әни ял алды. Тәмле ризыклар пешереп көтеп торачак.  Өстәвенә абыемның туган көне. БДИны яхшы нәтиҗәләргә биреп, аны сөендерәсем килә, – ди Казандагы 125 нче мәктәп укучысы Рәсил Сөнгатуллин. – Атна буе көненә тугызар сәгать рус теленнән вебинарлар тыңладым, кагыйдәләрне искә төшердем. Ел дәвамында репетиторлар белән дә шөгыльләндем. Күпме акча түгелгәнен белмим, санамадым. Кичә көн буе ял иттем. Тик төнлә йокыга китә алмыйча боргаланып яттым. Бүтән чакта иртән мине танк белән дә уята алмыйлар иде, бүген бер әйтүгә сикереп тордым. Өйдә, борчылма, иң мөһиме: чик баллга бир, дип тынычландырдылар. КАИга программистлыкка укырга керергә җыенам. Миңа бары яхшы баллар гына кирәк.

Башкаладагы 169 нчы мәктәпне тәмамлаучы Гадел Хөсәеновның да хәле Рәсилнеке кебегрәк. Ул да төнлә йоклый алмаган.

– «Улым, нигә борчыласың соң син, әйдә, бергәләп тәмләп чәй эчәбез», – дип, әни табынга дәште. Аның белән сөйләшеп утырдык, аннан тынычландым.  Кәфем яхшы. Менә хәзер керәбез, язабыз… Бөтенесе  дә яхшы булачак, аллабирса. Дулкынланмыйча  булмый инде анысы. Рус теле, математика, биология сынауларын бирәм.  Медицина вузына укырга  керәсем килә, – ди егет.  Гадел патриот та булып  чыкты. Имтихан пунктына «Мин яратам сине, Татарстан», – дип җырлый-җырлый кереп китте ул.

Алиса Кремкова киләчәктә психолог булырга җыена. «Белем булса да, бераз куркыта инде. Үземне тынычландырдым. Әти-әниләр дә бик борчыла. БДИ кирәкми дип саныйм, ул – укучы өчен бик зур борчу», – ди Алиса.  Укучылар арасында әле кая барасын хәл итмәгәннәре дә бар. «Башта имтихан бирик, аннан күз күрер. Имтихан баллы кая җитә, шунда керербез», – диючеләр дә булды.

Укытучылар да борчыла, әлбәттә. Ләйлә Жарова 169 нчы мәктәптә  география укыта. Кадет сыйныфын җитәкләгән икән. Быел укучыларның дүртесе тикшерүче белгечлеген сайлаган. Арада булачак юристлар, табиблар, укытучылар, программистлар да бар.

– Балалар әзер, бары борчылмасыннар гына инде. Барысын да яратам. Ел саен традиция буенча 1 сентябрьдә хәлемне белергә киләләр. Ел дәвамында аралашып торабыз, – диде ул.

Кичә – укучы, бүген инде – җәмгыять күзәтүчесе. ТИСБИның 1 курс студенты Вилия Галиева имтихан барышын күзәтергә килгән. Аның әйтүенчә, әлегә барысы да тәртиптә.

– Балаларның металл кысадан кергәннәрен карыйбыз. Әгәр имтихан уздырылмый торган бүлмәләрнең ишеге ябыштырылмаса, бу кагыйдә бозу булып санала. Бәдрәфкә барганда, укучыны оештыручылар озатып барырга тиеш. Язып бетергәч, материалларның ничек кабул ителүен, гомумән,  барысын да күзәтәбез. Кагыйдә бозу очраклары булганда, имтихан комиссиясенә җиткерәбез.  Дүрт имтиханда катнашачакмын, – ди Вилия.

Балаларның  имтиханга әзер икәнлеген министр үзе дә әйтте. Илсур Һадиуллин белдергәнчә, иң мөһиме – ут сүнмәсен, давыл чыкмасын… Тәрәзәне ачкач, җил материалларны бутап бетерсә дә, куркыныч. Шуңа күрә аны бик зур итеп ачарга да ярамый дип кисәтте.

– Имтиханнарга әзерлек еллар буе бара. Бөтен борчулар артта калырга тиеш. Шпаргалка, хәйләкәр юллар белән баллар алырга тырышмасыннар иде. Бәдрәфкә 6–7 тапкырдан да күбрәк чыгучылар контрольгә алыначак. Имтихан биремнәрен бүлмәдән алып чыгарга ярамый. Жәмәгать күзәтүчеләре күзәтә, федераль инспекторлар да  бар. Шуңа күрә укучыларны кисәттек. Балаларның тырышлыгы, әзерлеге бик мөһим. Без дә алар өчен борчылабыз, – диде  Илсур Һадиуллин. – Рус теленнән 27 бирем каралган. Укучы 24 балла җыйса, ул чикне үтте дигән сүз. Әлбәттә, күбесенең яхшы баллар туплап, югары уку йортларына керәсе килә. Барысын да уңышлы башкарып чыксак, безнең өчен зур бәйрәм булачак. Медалистларга рус теле һәм математикадан 70тән ким булмаган балл туплау таләбе куелган.

Рус теле сынавы  нәтиҗәләре 16 июньдә билгеле булачак. Чик баллны җыя алмаучылар аны кабат йә 22 июнь яки 1 июльдә бирә ала. Математика  сынавы исә 1 июньдә көтелә. Хәерле сәгатьтә, сынатмагыз, балалар!

Сан

Рус теле имтиханында 15062 укучы катнашкан. Шуларның 200дән артыгы – сәламәтлеге чикләнгән балалар – сынауны башка формада бирде. Республикада 98 имтихан пункты эшли, шуның 83е – мәктәпләрдә, калганы –  өйдә. БДИда 5 меңләп  укытучы катнаша.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

с


Фикер өстәү