Кәбестә – алдан, шикәр арттан йөгерә

Татарстанда бер ел эчендә шикәр комына бәяләр төшкән. Уртача алганда, татлы ризыкның бер килограммы 28 процентка арзанайган. Әйтик, узган елның маенда Татарстанда шикәр комының бер килограммы уртача 83,9 сум булса, быелның шушы чорына 60,2 сумны тәшкил итә. Тик сөенергә иртәрәк. Бер атна эчендә аның бәясе республикада 1,02 процентка күтәрелгән. Алда кайнатма, компот кайнату сезоны башлануны искә алсак, бәяләр тагын да өскә сикерергә мөмкин. Татарстанстат тәкъдим иткән мәгълүматлар әнә шуны күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез: узган елның язында әлеге продукт бик нык популяр булган иде. Кибет киштәсенә чыккан берен сатып алып бетерделәр. Мәсәлән, 2022 елның 3 мартыннан алып 9 мартына кадәр 1122 тонна шикәр сатылган иде. Шул сәбәпле аның бәясе дә өскә сикерде.

Хаклары төшкән ризыклар арасында карабодай да бар. Рәсми саннар аның бәясе ике тапкыр төшкәнлеген күрсәтә. Әгәр узган елның 10 маенда аның бер килограммы уртача алганда 120,3 сум булса, быел ул якынча 62,53 сум булган. Бер атна эчендә генә дә карабодай ярмасы 1,22 процентка арзанайган.

Ә менә хаклары арткан ризыклар исемлеге зуррак. Әйтик, ел башыннан яшелчәләр аеруча зур тизлек белән өскә күтәрелгән. Биш продукттан торган кәрҗин 1,7 тапкыр, ягъни 95,6 сумга арткан. 9 гыйнварда республикада яшелчәләр җыелмасының (һәркайсы берешәр килограмм) уртача бәясе 134,84 сум булган. Әйтик, бер килограмм суган – 30,67 сум, чөгендер – 29,84, бәрәңге – 27,88, кишер – 27,36, ә кәбестә 19,09 сум булган.

Ә инде 22 майга яшелчәләр җыелмасы республикада 230,46 сумга җиткән. Барыннан да бигрәк суган һәм кәбестә хакы арткан. Суган 70,77 сумга менсә, кәбестә 48,22 сум булган. Соңгысының бәясе бер атна эчендә исә 52,26 процентка арткан.

КФУның идарә итү, икътисад һәм финанслар кафедрасы мөдире Игорь Кох фикеренчә, бер төр азык-төлекнең бәясе артып, икенчесенә төшү – гадәти күренеш.

– Бу вакытта гадәттә яшелчәләргә бәя һәрвакыт арта, чөнки иске запас кимеп килә, ә яңа уңыш әле алынмаган. Ярма, яшелчәләргә караганда, ит бәясе акрынрак үсә. Чөнки базарда соңгы елларда аларга сорау кимү күзәтелә, – диде ул.

15 майдан 22 майга кадәр хаклары күтәрелгән ризыклар арасында югары сортлы бодай оныннан макарон һәм тавык ите дә бар. Моннан тыш, бер атна эчендә сарык ите (сөяксез иттән тыш), балалар ризыгы өчен коры сөт кушылмалары, тоз, каты, ярымкаты һәм йомшак сырлар, арыш һәм арыш-бодай ипиенә дә бәя арткан. Бик азга гына көнбагыш мае, маргарин, эремчек, печенье, бананның да уртача хаклары өскә менгән. Сүз уңаеннан, ел башыннан бананның бер килограммы уртача 36 процентка арткан.

Калган азык-төлеккә уртача бәя түбәндәгечә арткан: пешергән колбаса – 2,95 процентка (килограммы 396,25 сумга кадәр), тавык (тавык ботыннан тыш) – 2,84 процентка (163,98 сумга кадәр), югары сортлы бодай оныннан макарон – 1,41 процентка (67,12 сумга кадәр), бодай оны – 1,17 процентка (40,62 сумга кадәр).

Россия Хөкүмәтенең агросәнәгать комплексы департаментының элеккеге җитәкчесе, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод сүзләренчә, россиялеләр иттән баш тартып, күбрәк ярма һәм яшелчә ашый башлаган.

– Кайбер товарларга бәя күтәрелгәч, аларга сорау кими. Алар сыгылмалы дип атала, – дип аңлата белгеч. – Ә кайбер товарларга бәя артса да, ихтыяҗ кимеми. Тавык ите менә шундый товарлар исемлегенә керә иде. Ләкин быел хәтта аңа да сорау кимеде. Бу исә халыкның кереме шактый кимүне аңлата. Кешеләр камыр ризыклары һәм гади яшелчәләр ашауга күчә.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү