Чүп җыйганга – юллама!

Республикада ике ай дәвамында чистарту икеайлыгы узды. Шушы вакыт эчендә экологлар 520 мең кубометр чүп җыйса, урманчылар 16 миллион төп агач утырткан. Чистарту өмәләрендә 700 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

– Ике ай эчендә өмәләрдә барлыгы җиде йөз меңгә якын кеше катнашты. Полигоннарга 520 мең кубометр чүп чыгарылды. Яшелләндерү буенча да актив эш бара. Республика районнарында 650 мең төп агач һәм куак утыртылды, – ди Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.

Ике ай буена эшләнелгән эшләргә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары әйләнә-тирәне саклау буенча республиканың баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хисап тотты. Кар катламы бетүгә, җиргә бөтен «байлык» чыккан иде бит, ди ул.

– Безнең максат – тирә-якны чүп-чардан арындыру һәм халыкта экологиягә карата уңай караш тәрбияләү. Соңгы елларда табигать сагында торучылар саны арта. Моның шулай икәне аларның безгә килгән мөрәҗәгатьләреннән дә күренә. Ике ай эчендә министрлыкка 5 меңгә якын кеше төрле хәбәр юллады. Мәктәп укучылары да читтә калмый. Алар «Мәктәп патруле» аша 3,5 мең хәбәр җибәргән, – ди Илнур Гобәйдуллин.

Баш дәүләт инспекторы белдергәнчә, шушы вакыт эчендә 8014 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 6890ы бетерелгән дә инде. 1849 тәртип бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Аларга 2,5 миллион сумнан артык штраф салынган.

– 8 меңнән артык хокук бозуларның 70 процентын чүплекләр алып тора. Аларның инде 90 проценты тәртипкә китерелде. Чистарту икеайлыгында Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы да зур эш башкарды. Юллардан 5 мең кубометр каты-көнкүреш калдыклары җыелды, – ди Илнур Гобәйдуллин.

Александр Шадриков, табигатьне саклау чаралары ярдәмендә соңгы биш елда экологиягә 58 млрд сумлык зыян салынмыйча калды, ди.

– Бу – республикада яшәүче 2,3 миллион кешенең яшәү шартлары яхшырган дигән сүз. Татарстанда экологиягә уңай караш. Дәүләт тә кайгырта, сәнәгать оешмалары да үзләреннән өлеш кертә. Быелгы чараларга бюджеттан 20 млрд сум бирелсә, оешмалар 32 млрд сум акча бүлеп бирде, – ди Александр Шадриков. – Күп эшләр башкарылды. Халыкның зарларыннан соң «Салават Күпере» торак комплексында һаваның чисталыгын автомат рәвештә ачыклый торган махсус күчмә лаборатория куелды. Бүген республикада 9 шундый лаборатория бар. Аларның һәркайсы экологик хәлне тапшырып тора. Тагын бер көтелгән яңалык: тиздән Самосырово бистәсендәге чүплектәге эшләр тәмамлана. Хәзер чүптән энергия алып булачак. Ул 20–25 ел буена халыкны җылылык белән тәэмин итеп торачак.

Татарстан урманнары ни хәлдә соң? Бу хакта тармак министры Равил Кузюров сөйләде. Аның сүзләренчә, урманчылар да чистарту икеайлыгы кысасында тик тормаган.

–  Урман эчләрен, юл буйларын чүп-чардан арындырдык. Ике ай эчендә урман эченә ташланган 74 чүплеккә тап булдык. Тиешсез урынга калдыкларны ташлаучылар арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләре бар. Әлеге чүплекләрне бетерү эшләре бара, – ди Равил Кузюров. – Урманнарның чисталыгын саклау бик мөһим. Ул бит – тирә-якны янгыннан саклау да. Ел башыннан бүгенгә кадәр 855 термик нокта теркәлгән. Узган ел бу вакытта 237 хәбәр килгән иде. Димәк, бик сак булырга кирәк. Янгын куркынычы югары тору сәбәпле, 22 майдан өч атна урманнарга керү тыела.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры, урманнарны төрлечә контрольдә тотабыз, ди.

– Чүп ташлаучыларны ачыклар өчен без юл буйларына фотога төшереп ала торган камералар куйдык. Кайчакта квадрокоптер белән дә төшереп алабыз. Икеайлык кысасында урман инспекторлары табигатькә зыян салучыларга 40 беркетмә төзеде. 13,5 мең сумлык штраф салынды, – ди ул.

Штраф белән генә куркытып буламы соң? Илнур Гобәйдуллин исә, бурычыбыз – штраф салу түгел, ди.

– Халык үзе аңларга тиеш дип уйлыйм. Ничек инде чүбеңне каядыр ташларга була. Табигатьне без кайгыртмасак, кем кайгыртыр?! Чүп үзеннән үзе очып килми. Аны кемдер ташлый бит! Битараф булмыйк, – ди ул.

Сүз уңаеннан, икеайлык кысасында актив булганнарны «ЭкоЯз» бәйгесендә бүләкләячәкләр. Аңа нәтиҗәне 8 июньдә ясыйлар. Бәйге берничә номинациядә үткәрелә. Болар – «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы муниципаль берәмлек». Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. «Иң яхшы гаилә»гә исә Санкт-Петербургка ял итәргә юллама биреләчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү